Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

СЕЗНЕҢ ЗАРЛАРЫГЫЗ ЭЗЕННӘН: Урамда утлар янмыймы, янганын кабул итәргә теләмибезме?

Яңа Әлем җирлегенә караган Иске Әлем авылыннан зар килеп иреште: баксаң, биредә сайлау вакытында урамга ут куйган булганнар да, менә бер атна инде аның янганы юк икән!

Кызык килеп чыга: бик тә игътибарлы авыл халкы ник бер атна үткәч кенә чаң суга башлаган соң? Әллә соң атна буе караңгылыкка ияләшкәннәрме? Алай дисәң, бу авыл шактый еллар караңгылыкка “чумып” утырды инде - тулы бер авылга биш кенә лампочка янган вакытларны бик тиз оныткансыз, ахры, әлемлеләр! 


Ни өчен дигәндә, бүген Иске Әлемнең ике урамын җәмгысе 18 ут чыганагы яктырта. Аларның уналтысы быел куелган. Сүз уңаеннан, халыктан җыелып, дәүләт тарафыннан дүрт тапкыр арттырылган акчалар бәрабәренә башкарылган бу эш. 125 000 сумлык хезмәт ята ул линияләрдә. 


Исемсез зарланганчы, бәлки, ут янмау хакында җирлек башлыгына гына хәбәр салу урынлы булган булыр иде. Барыбер электр белән килеп чыккан проблемалар, нәкъ башкалары кебек үк, җирле хакимият аша хәл ителә. 


Аннан килеп, ничә көннәр буе тынычлыкны алып дулаган җил нәтиҗәсендә дә ут сүнеп торырга мөмкин ич. Ярый әле безнең районга җиле генә тиде ул гарасәтнең, дип сөенеп утырасы урынга, сез зарланасыз. Яңа Әлемнең К. Маркс урамына вак таш җәйделәр – рәхмәт сүзләре белән “шыплап тулган” аноним язма күренмәде бит интернет киңлекләрендә. Бәлки, бераз уңай якларны да күрә белергә кирәктер. 


Кичә кичке сәгать сигездә Иске Әлем урамында ут балкый иде – фотодәлилләр дә җибәрделәр безгә. Шәхсән үзем караңгы урамнарны мондый буладыр дип исәпләмим. Булганына – шөкер итеп, буласына өмет итеп яшик әле, җәмәгать! Җирлек башлыгына булган тискәре мөнәсәбәтне урам утлары аша белгертү урынсыз – урамнар яп-якты бит, әллә соң күңел караңгыланамы?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев