Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Социаль хезмәткәрләр бәйрәме

Бүген социаль хезмәткәрләр үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп уза. Шул уңайдан район башлыгы Энгель Фәттахов алар белән очрашып, авыр һәм дә тынгысыз хезмәтләрендә уңышлар теләде.

 

-Сез иң ярдәмгә мохтаҗ катлам белән эшләүчеләр булып торасыз. Аларга ничек хезмәт күрсәтәсез, алар безгә шуннан чыгып бәя бирә. Чөнки һәрбер җәмгыятьнең ни кадәр гуманлы икәнлеге анда яшәүче ярдәмгә мохтаҗ категориянең яшәү дәрәҗәсенә карап билгеләнә. Аллага шөкер, моңа кадәр сездән зарланып мөрәҗәгать итүчеләр булмады. Алга таба да шулай кешелекле, олы йөрәкле булырсыз дип ышанам, -диде ул.

Озак еллар халыкка социаль хезмәт күрсәтүдәге фидакарь хезмәтләре өчен өй шартларында социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгече Альбина Мирзанур кызы Салиховага район башлыгының Мактау кәгазен, “Игелек үзәге” комплекслы хезмәт күрсәтү үзәге социаль хезмәткәре Илсөяр Шәмсегали кызы Гыйльфановага район башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды.

Тырыш хезмәтләре өчен “Игелек үзәге” комплекслы хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль хезмәткәрләре Рәмзия Марсил кызы Сәхәпова, Рания Вәсим кызы Фәрдиева, Гөлшат Таһир кызы Шәңгәрәева, Әлфирә Данил кызы Янгировалар – Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Мактау кәгазе, “Игелек үзәге” комплекслы хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль хезмәткәре  Ландыш Рәшит кызы Камалетдинова,  үзәкнең техник хезмәткәре Диләрә Фәнис кызы Хәбибуллина, үзәк шоферы Флүн Нурлыгаян улы Галиуллин, Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.

undefined

 

undefined

undefined

undefined

undefined

 

undefined

 

undefined

undefined

 

undefined

 

undefined

 

undefined

 

undefined

 

undefined

 

undefined

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев