Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

СУ ФАҖИГАСЕ: “Актаныш басмалары” скверының буасында райондашыбыз батып үлгән...

Актаныш үзәгендәге “Актаныш басмалары”  скверында моңа кадәр гадәттән тыш хәлләрнең  теркәлгәне юк иде.  Халык телендә “дамба” дип йөртелүче буада бүген исә райондашыбыз батып үлгән...

Фаҗига хакында  хәбәр Актаныш районы буенча Гражданнарны яклау идарәсенә 17 сәгать 39 минутта килеп ирешә.  Буа ярында яшәү билгеләре сизелмәгән ир-ат гәүдәсе  яту хакында иң башта  информация районның эчке эшләр бүлегенә керә. Урынга  җаваплы затлар юл ала.


БЕЗНЕҢ БЕЛЕШМӘ: “Актаныш басмалары” буасының тирәнлеге 2-4 метр,  буа төбе комлы, урыны белән ләмле. Буа озынлыгы якынча 500 метр. 


Гадәттән тыш хәлне үз күзләре белән күрүчеләрнең сүзенә караганда,  1958 елгы Актаныш авылы гражданы буа янына килгәндә исерек хәлдә була.Ул, чишенеп, башта бил тиңеннән, аннан инде тулысынча суга чума  һәм ... бата. Ярга үле гәүдәне билгесез ир-ат чыгара һәм фаҗига урыныннан китеп бара. 


Бүгенге фаҗига – Актаныш районында  2019 елда суга батып үлүнең икенче очрагы. Искәртеп үтәбез, июль аенда Татар Суыксуы җирлегендә суга бату нәтиҗәсендә бала үлеме теркәлгән иде.


Сүз уңаеннан, 30 июль көнне хакимият бинасында үткән сишәмбе брифингы  суга бату очракларын булдырмау темасына багышланган иде.  Ул вакытта 103 санлы янгын сакчыллыгы бүлеге җитәкчесе  урынбасары Мияссәр Зарипов батып үлү  сәбәпләре арасында иң киң таралганы дип исерек хәлдә суга керүне атады...
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев