Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

ТАГЫН ЯНГЫН: Актаныш районының бер җирлегендә кибет янган (+УРЫННАН ФОТОЛАР)

Янгын  сәбәпләре буенча тикшерү эшләре дәвам итә, ут төртү факты да сәбәп буларак карала. 

 2 август кичендә, 22 сәгать 35 минутта,  районның 103 санлы янгын сакчыллыгы бүлегенә Түке авылының Илтимер урамында урнашкан кибеттә янгын чыгу хакында ашыгыч хәбәр килеп ирешә. 

Урынга тиз арада оператив төркем белән беррәттән ашыгыч ярдәм машинасы, электр, газ оешмаларының кизү тору бригадалары юл ала.  Якын-тирә җирлекләрдәге ирекле янгын саклары (ДПО) бригадалары да янгын теркәлгән адреска юнәлә. 

Яну объекты: 1976 елда төзелгән “Тамчы” кибете. Кирпеч бина бер катлы, профнастил белән түбәләнгән, электр, газ тоташтырылган, җылыту утын ягу бәрабәренә башкарылган. 1963 елгы Г.З.ның милке иминиятләштерелмәгән. 

Оператив оештырылган эш  нәтиҗәсендә янгын 23 сәгать 01 минутта авызлыклана. 

Матди зыянның суммасы ачыклана.  Коткарылган милекнең якынча суммасы 900 000 сумны тәшкил итә. 

Янгын  сәбәпләре буенча тикшерү эшләре дәвам итә, ут төртү факты да сәбәп буларак карала. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев