Актаныш

ТАГЫН ЯНГЫН... ТАГЫН МУНЧА: Актаныш районында мунчалар яну дәвам итә (УРЫННАН ОПЕРАТИВ ФОТОЛАР ДА БАР)

9 апрельдә килеп чыккан янгын нәтиҗәләрен бетерүдә  16 кеше һәм 7 берәмлек техника катнашкан.

Ни кызганыч, Актаныш районында мунчалар яну дәвам итә. Актаныш авылы  С.Сәйдәшев урамында янгын чыгу  турындагы шомлы хәбәр 103нче санлы янгын сакчыллыгы бүлегенә  9 апрель кичендә (21 сәгать 03 минутта) килеп ирешә.  Кичекмәстән күрсәтелгән адреска Илназ Шәрифҗанов җитәкчелегендәге  коткару хезмәте  белән беррәттән ашыгыч ярдәм машинасы, электр, газ оешмаларының дежур бригадалары юл ала. 

Коткаручылар килеп җиткәндә  шәхси сектордагы мунча ишегеннән төтен күтәрелә, ачык яну күзәтелми. Күршеләр мунча эчендә кеше юклыгын хәбәр итә. Янгынның якын-тирә корылмаларга күчү куркынычы булмау да аның нәтиҗәләрен тиз арада бетерүгә ярдәм итә. Янгынга каршы хезмәт вәкилләре 21 сәгать 19 минутта “кызыл әтәчне” тулысынча авызлыклауга ирешә. 


Яну объектына килгәндә, 1974 елгы Б.Ш.ның шәхси милке булып теркәлгән мунча бүрәнәдән эшләнгән, профнастил белән тышлатылган. Янгынга каршы торучанлыгы дүртенче дәрәҗә дип билгеләнгән корылма газлаштырылмаган,  утын белән җылытылган, электрга  тоташтырылган, иминиятләштерелгән. 

Янгынның беренчел сәбәбе ябу корылмасы белән төтен чыккыч торба арсындагы бүлемнең размеры туры килмәү яки бөтенләй булмау дип фаразлана. Хуҗаларның янгыннан күргән зыяны якынча илле мең сум дип бәяләнә. 

9 апрельдә килеп чыккан янгын нәтиҗәләрен бетерүдә  16 кеше һәм 7 берәмлек техника катнашты дип хәбәр итә районара күзәтчелек һәм профилактик эшләр бүлеге инспекторы, эчке хезмәт капитаны А.Д. Әфләтунов. 
 

Реклама
Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: