Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

ТАНЫШ БУЛЫЙК: Бездә кунакта - Актанышның беренче санлы мәктәп укучылары (+ ФОТОИСТӘЛЕКЛӘР)

Бүген Актанышның беренче санлы мәктәбенең 7 А сыйныф укучылары, сыйныф җитәкчеләре Гөлнара Рахманова  белән берлектә,  Актаныш муниципаль районының мәгълүмат-мөхәррият үзәгенә экскурсиягә килделәр. 

Укучылар зур кызыксыну белән “Актаныш таңнары” газетасының барлыкка килү этапларын күзәттеләр, сайт аша интернет киңлекләргә яңалыкларның ничек ирешүен күрделәр, радио һәм телевидениедә тапшырулар әзерләнеше белән таныштылар. 


Алар  мәгълүмат-мөхәррият үзәге хезмәткәрләренә кызыклы экскурсия өчен рәхмәт сүзләрен җиткерделәр һәм киләчәктә дә иҗади уңышлар теләделәр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев