Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Татар телен Актаныш үрнәгендә үстерергә телиләр

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты – Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов 9 июнь көнне Актанышка килде. Элеккеге традициягә тугры калып, басуларның торышы белән дә танышты, ә төп максаты – татар телен үстерүдә Актаныш үрнәген өйрәнү.

Республиканың мөхтәрәм затын Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов җитәкчелегендәге делегация Әнәк җирлегендә каршы алды. Иң беренче очрашу урыны Шәрип Шәймиев музеенда булды. Биредә төзү-төзекләндерү эше бара. Музейның тышкы ягы, ихатасы, капка-коймасы яңартыла. Марат Әхмәтов музейга “Победа одна на всех” дигән китап бүләк итте. Анда Шәрип Шәймиев турында язма урын алган. Музей җитәкчесе Гөлназ Гыйбадуллина үзләренең эшчәнлекләре турында таныштырып үтте.
Марат Готыф улын без, гадәттә, басу-кырда күрергә күнеккән. ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры чагында игенчеләребез белән еш күрешеп торды. Хәзер дә күңеле белән җир кешесе булып калган, төп мәсьәләгә керешкәнче, иген басуларыннан урап чыкты. Актанышлылар өчен сөенгәнен белдерде:
– Элеккеге традицияне саклап, елның да матур килүен исәпкә алып, Актанышның күкрәп үскән игеннәрен күрәсем килде, - диде. 
“Әнәк” агрофирмасының көзге бодай басуы, чыннан да, кем килсә дә, йөзне кызартырлык түгел, шаулап үсеп утыра, күзләр тимәсен. Агрофирманың Айман бүлекчәсендә төзелгән ашлык саклау урынында урнаштырылган заманча җиһазланыш белән таныштылар. Гигант корылманың кирәклеген генә түгел, матур эшләнешен дә югары бәяләделәр. “Миңа биредәге хуҗалык итү тәртибе бик охшады. Җитәкченең булдыклы һәм эзлекле эшләү нәтиҗәсе”, – дип, Марат Готыф улы инвестиция проекты аша акча керемен арттыруны искиткеч программа дип атады. Исәп-хисап проектын гамәлгә куйган агрофирманың киләчәге зур.
Марат Әхмәтов та, Энгель Фәттахов та татар теленә битараф түгелләр. Милләт язмышы өчен борчылып, яңа проектларга идея бирүчеләр. 9 июнь – Дуслык көнендә Актанышта узган эшлекле сөйләшүләр ана телебезнең киләчәге турында барды. Депутатның эшлекле сәфәре дә нәкъ шуның белән бәйле иде. “Агыйдел” дәүләт җыр һәм бию ансамбле бинасында, сәләтле балалар өчен гимназиядә, технология техникумында сүз шул турыда барды.
– ТР Президенты Указы әзерләнә. Президент аппараты каршында татар телен саклау һәм үстерү буенча махсус комиссия төзеләчәк, мин үземне шул комиссиянең бер әгъзасы итеп күз алдына китерәм. Яңа эшемдә Актаныш тәҗрибәсе бик кирәк. Бирегә килүемнең сәбәбе шул: татар теленең язмышына бәйле эшләр Актанышта ничек тормышка ашырыла, мәктәпләрдә ана телендә укыту мәсьәләсенең, мәдәният, матбугат чараларының ни дәрәҗәдә икәнен өйрәнеп, башкаларга тәҗрибә үрнәге итеп күрсәтергә телим, – диде Марат Әхмәтов. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев