Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Тату гаиләгә медаль тапшырылды

Актанышта яшәүче Васил һәм Венера Вахитовлар “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале белән бүләкләнде. Бергә кавышып өйләнешүләренә август аенда 43 ел тула. Әлеге бүләк 8 июль – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә тапшырылды.

Мондый чара 2008 елдан бирле июль аенда тантаналы бәйрәм шартларында уза.  “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале районның иң күркәм гаиләләренә бирелә. Вахитовлар – шундыйлардан. Гаиләдә генә түгел, хезмәтләре белән абруй казанган шәхесләр.

undefined

Васил Габделхак улы эчке эшләр бүлегендә милиция отличнигы исеменә лаек булып, майор дәрәҗәсенә күтәрелде. Отставкага чыкканнан соң да тугрылык саклаган хезмәтен ташламый. Эчке эшләр бүлегенең ветераннар оешмасын җитәкли. Яшь буынга патриотик тәрбия бирүдә зур эшләр башкара. Венера Нуриәхмәт кызы даруханәдә 41 ел хезмәт куеп лаеклы ялга чыкты. Район башлыгының һәм ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

Вахитовлар – районның ихтирамга лаеклы кешеләре. 3 бала тәрбияләп үстерделәр. Ике кызлары Актанышта яши, әти-әнисенең татулык үрнәген үз куышларында дәвам итәләр. Хезмәтләрендә дә хөрмәтлеләр.

Тантананы ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлфинә Мөхәммәдиева алып барды. Районның тантаналар залында узган бу чарада район башлыгы Энгель Фәттахов катнашты. Бүләкне тапшырыр алдыннан ул Вахитовлар гаиләсенә карата уңай фикерләрен белдерде. Имин тормыш, балалар-оныклар бәхете теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев