Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Төлкеләр һөҗүме дәвам итә

Бу, ел башыннан районда теркәлгән бишенче очрак.

18 июль көнне Яңа Балтач авылының Чишмә урамына бер төлке килеп, ихатадан-ихатага кереп йөри. Аны күрше-тирә җыелып сәнәк белән кадап үтерә. Һәм җирле җитәкчеләргә хәбәр итә. Районның ветеринария белгечләре әлеге урман кунагын тикшерүгә җибәргәч, анда котыру авыруы булуы ачыклана. Шуннан авылдагы барлык терлеккә дә котыру авыруына каршы привика ясала. Авыл бер айга карантинга ябыла. Ягъни шушы вакыт эчендә авылда терлек суярга, сатарга, читтән сатып алырга ярамаячак, дип хәбәр  итә районның ветеринария берләшмәсе җитәкчесе урынбасары Илнар Кадыйров. Бу, ел башыннан районда теркәлгән бишенче очрак.

Һәр елның сентябрь аенда ветеринария берләшмәсе хезмәткәрләре тарафыннан шәхси хуҗалыклардагы терлекләргә, этләргә, песиләргә котыру авыруына каршы прививкалар ясала. Узган ел 9182 баш сыерга, 376 баш атка, 17071 баш сарыкка, 1215 песигә, 1744 эткә шундый прививкалар ясалган. Хуҗалыкларда да 34815 баш сыерга, 860 баш атка котыру авыруына каршы привика эшләнгән. Өч ае тулган яшь терлекләргә ул ае тулу  белән ясала.

Әгәр дә ихатагызга төлке керсә, яисә малларыгызда сәер билгеләр күзәтелсә, кичекмәстән районның ветерианрия берләшмәсенә шалтыратырга кирәк.

19 июль көнне бер төлке “Башак” хуҗалыгының кырда эшләүче  техникасына “һөҗүм” итә. Механизаторларның мөрәҗәгате буенча ветеринария хезмәткәрләре төлкене юк итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев