Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Тыл ветераны Матдә Бигашева 90 яшьлек юбилеен каршылады

Бигәшевә Мәтдә Фатыйх кызы Әҗәкүл авылында яши.

      Тормышның ачысын-төчесен кичергән тыл ветеранын 90 яшьлек юбилее белән котларга район Советы аппараты җитәкчесе Илшат Вахитов килде. Илшат Рәфит улы Матдә әбигә Россия президенты Владимир Путинның котлау хатын тапшырды. Шулай ук юбилярны хөрмәтләп,  район башлыгы Энгель Фәттахов,  Актанышның күренекле урыннары төшерелгән бренд-каптагы күчтәнәчләр юллаган. 

       Авыл җирлеге башлыгы Гадел Маликов та Матдә әбигә истәлекле бүләкләр алып килгән. Җитәкче озын гомерле авылдашына изге теләкләрен җиткерде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев