Урал Закиров Конституциягә төзәтмәләр турында: Алар фәнне үстерүгә ярдәм итәчәк
Галим билгеләп үткәнчә, илебез фәнни-техник алгарыш өлкәсендә башка дәүләтләрдән артта калмасын өчен мөмкин булганның барысын да эшләргә кирәк.
(Казан, 4 июнь, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Россия Конституциясенә төзәтмәләр илебез территориясендә фәнни-техник алгарышны үстерүгә ярдәм итәчәк. Россия Фәннәр академиясенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, физика-математика фәннәре докторы, К. Э. Циолковский исемендәге Космонавтика академиясенең мактаулы әгъзасы һәм Казанның мактаулы гражданины Урал Закиров шундый фикерен белдерде.
«Мин, һичшиксез, әлеге инициативаны — Конституциягә фәнни-техник үсеш турындагы төзәтмәләрне хуплыйм. Алар Россиядә фәнни-техник алгарышны үстерүгә ярдәм итәчәк», — диде Урал Закиров.
Ул билгеләп үткәнчә, илебез фәнни-техник алгарыш өлкәсендә башка дәүләтләрдән артта калмасын өчен мөмкин булганның барысын да эшләргә кирәк.
«Татар-информ» агентлыгы Конституциягә төзәтмәләр йөзгә якын федераль законны үзгәртүгә китерәчәге хакында хәбәр иткән иде инде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев