Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Ветеринария клиникалары: без алар турында барысын да беләбезме?

Җәйнең иң кызган чагы, дача эшләре дәвам итә һәм, әлбәттә инде, без үзебезнең йорт хайваннарыбызны да игътибарсыз калдырмыйбыз. Аларны үзебез белән дача участокларына, урманга, сулыкларда коенырга алабыз.

Шул ук вакытта саклык чаралары турында онытабыз, ә бит яраткан хайаннарыбыз кояшта кызынудан, бөҗәкләр һәм талпаннар тешләүдән зыян күрергә мөмкин. Менә шул очракларда аларга ветеринарның квалификацияле ярдәме кирәк.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре ветеринария клиникасын ничек дөрес сайларга һәм аларга нинди таләпләр куярга кирәклеген аңлаттылар.

Ветеринария хезмәтләре күрсәтүче учреждение, оешма, эшмәкәрлек эшчәнлеге белән шөгыльләнүче ветеринария өлкәсе белгече Россия Федерациясе «Кулланучылар хокукларын яклау турында», «Ветеринария турында»гы законнарына, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 1994 елның 9 июлендәге 815 номерлы карары белән Россия Федерациясенең һәм Россия Федерациясе субъектларының башка законнарына, ветеринария хезмәтләре күрсәтү кагыйдәләренә таянып эш итәләр.

Учреждениенең эшчәнлеген оештыру профиле һәм рәвешләре, адресы һәм эш режимы турында мәгълүмат булган фирма атамасы, теркәлү һәм аның исеме турында мәгълүмат, аны теркәгән органның әлеге төр хезмәт күрсәтү (эшләр) хокукына лицензиясе, аларның эчтәлеге һәм башка кирәкле мәгълүмат күрсәтелгән булырга тиеш. Күрсәтелә торган ветеринария хезмәтләре турында мәгълүмат күзәтү өчен уңайлы урында булырга һәм мәҗбүри тәртиптә тотылырга тиеш:

- ветеринария хезмәтләренең (эшләрнең) төп төрләре һәм аларны күрсәтү рәвешләре исемлеге;

- күрсәтелә торган хезмәтләргә прейскурантлар яки бәяләр;

- әлеге төр хезмәт күрсәтү хокукына лицензия;

- хезмәтләр (эшләр) башкарылуын һәм түләүне раслаучы типик шартнамәләр, квитанцияләр, распискалар, талоннар һәм башка документлар үрнәкләре);

- кулланучыларның аерым категорияләре өчен каралган ташламалар турында белешмәләр;

- хайваннарга ветеринария хезмәте күрсәтү мәсьәләләре буенча җирле администрация органнарының норматив документлары.

Табиб эшендә иң мөһиме - диагнозны төгәл кую. Ветеринариядә авыру турында мәгълүматны пациентның үзеннән алу мөмкин булмау сәбәпле аеруча кыен. Шуңа күрә табибка сезнең йорт хайваны сәламәтлеге турында мөмкин булган бөтен мәгълүматны сөйләргә кирәк. Хайваннарны карауга һәм авыруларны профилактикалауга аерым игътибар бирергә кирәк, ул чакта сезгә күңелсезлекләр белән очрашырга туры килмәячәк.

Сезгә һәм сезнең җәнлекләргә сәламәтлек телибез!

 

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев