Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Владимир Путин Рөстәм Миңнехановны сайлауда җиңүе белән котлады

Россия Президенты көзге сайлауда җиңгән Федерация субъектлары җитәкчеләренә теләкләрен җиткерде.

(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин көзге сайлауда җиңгәннән соң вазифаларына керешкән Россия төбәкләренең 20 җитәкчесе белән видеоконференция режимында очрашты. Беренчеләрдән булып ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән сөйләште.

«Рөстәм Нургалиевич, сез бик тәҗрибәле һәм нәтиҗәле кеше. Сезнең профессиональ командагыз бар. Узган еллардагы кебек бар көчегезне куеп эшләрсез дип өметләнәм. Республика алдында торган бурычларны кызыксыну белән һәм нәтиҗәле хәл итүегезне беләм», — диде Путин.

Рөстәм Миңнеханов үз чиратында дәүләт башлыгын коронавирус пандемиясе шартларында бизнеска һәм гражданнарга ярдәме өчен рәхмәт әйтте. «Системалы предприятиеләр, кече һәм урта бизнес, үзмәшгульләргә карата Россия Хөкүмәте кабул иткән карарлар һәм гамәлләр өчен рәхмәт белдерәсем килә. Иң мөһиме — халыкның мохтаҗ катламына ярдәм итү. Бу безгә сайлау кампаниясен лаеклы үткәрү мөмкинлеге бирде. Сез билгеләгән илкүләм максатлар халыкның тормыш сыйфаты турында сөйли. Татарстан барлык проектларны актив һәм үз вакытында гамәлгә ашырачак дип ышандырам», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Россия Президенты белән төбәкләр җитәкчеләре очрашуында көзге сайлау югары дәрәҗәдәге көндәшлек белән узуы турында әйтелде. Үзәк сайлау комиссиясе, җәмәгать күзәтүчеләре, узган елгы сайлау белән чагыштырганда хокук бозулар турында шикаятьләр һәм хәбәрләр кимүен теркәгән.

tatar-inform.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев