Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Волонтерлар ярдәме

Актанышта яшәүче өлкәннәрнең 3-02-80 телефонына шалтыратулары җитә, волонтерлар кибеткә барып, алар сораган азык-төлекне өйләренә китереп бирәләр.

undefined

Актанышта яшәүче өлкәннәрнең 3-02-80 телефонына шалтыратулары җитә, волонтерлар кибеткә барып, алар сораган азык-төлекне өйләренә китереп бирәләр. 2 апрель көнне “Бердәм Россия” партиясенең Актаныш бүлекчәсе волонтерлары Зәһинә Исламова һәм Розалия Шәмсиева, шундый чакырулар кабул итеп, кибеткә юл тоттылар. Сөт һәм икмәк кибетеннән кирәкле әйберләр сатып алып, чеклары белән бергә, сораучыларга илтеп тапшырдылар.

undefined

undefined

Аларның волонтерлык хезмәте Игелек үзәге белән берлектә алып барыла. “Хәзерге көндәге авыр вазгыятьне бераз гына җиңеләйтү максатыннан, 3-02-80 кайнар элемтә телефоны эшли башлады. 65 яшьтән өлкәннәргә, йортларыннан чыгарга мөмкинлеге булмаган беренче төркем инвалидларга кибеттән азык-төлек, даруханәдән дарулар алып, өйләренә илтеп бирәбез. Мөмкинлекләре чикләнгән барлык гражданнардан да мөрәҗәгатьләр кабул итәбез”, – диде Зәһинә Исламова.

undefined

2 апрель көнне Актанышның Комсомол урамы, 26 йорт адресында яшәүче Рәзинә Яминова да шушы хезмәттән файдаланып карарга уйлаган. Ул шалтыратып, озак та үтмәстән, волонтерлар, азык-төлек салынган каплар күтәреп, аның капкасыннан үтте.

undefined

– Актанышта шундый хезмәт күрсәтелгәненә шаккаттым. Бик-бик зур рәхмәт. Башкалар да борчылып, сөткә-ипигә тилмереп ятмасын, шалтыратсыннар. Кибеткә яңа гына кайтарылган азык-төлектән өзелмәсенннәр, – дип, һаман да гаҗәпләнүен яшерә алмыйча, рәхмәт әйтеп, озатып калды ул.

undefined

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев