Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Җәяүлегә дә, машиналыга да юлның яхшысы кирәк

Актаныш авылында халыктан 2 млн сумнан артыграк үзара салым акчасы җыелган. Тупланган сумманың зур күпчелеге урам юллары ремонтына юнәлтелде.

Актаныш зурая, яңа бистәләр киңәя, ләкин әле юл, электр яктылыгы, су мәсьәләләре тулысынча хәл ителеп бетмәгән. Киләсе елга җыеласы үзара салымга кайда нинди эшләр башкарырга кирәклеге турында халыктан тәкъдимнәр кабул ителә. Бу хакта Актаныш авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Илһам Шәмсунов халык җыенында әйтте.
 

Референдум ноябрь аенда булыр дип көтелә. Аңа кадәр эшләрне планлаштырып бетерергә кирәк. Илһам Сәлимҗан улы 2020 елда башкарылган эшләр белән дә таныштырып үтте. Аның чыгышыннан кайбер мисалларны түбәндә тәкъдим итәбез.

– Актаныш авыл җирлегендәге үзгәрешләр районның йөзен билгели. Ә бит күп кенә эшләр халыктан җыелган үзара салым акчасына башкарыла. 2019 елның 24 ноябрендә 7 участокта референдум үткәрелде. Көн кадагында үзара салым җыю мәсьәләсе каралды. Җирле бюджетны тулыландыра торган 
ирекле салым системасы федераль канун белән расланган. Җирлектә теркәлгән Бөек Ватан сугышы, сугыш хәрәкәте ветераннары, беренче һәм икенче төркемдәге инвалидлар, көндез укучы студентлардан кала, 18 яше тулган һәр кешедән 2020 елда 500әр сум күләмендә үзара салым акчасы түләргә дигән карар кабул ителде. 

Декабрь аеннан 2020 елның 31 мартына кадәр җыелган акча 2 млн 685 мең 500 сум тәшкил итте. Республика бюджетыннан, дүрткә тапкырланып, барысы 13 млн 427 мең 500 сум тупланды. Гражданнардан кергән, җыелыш-референдумда күтәрелгән сорау-тәкъдимнәрне өйрәнеп, 2020 елда үзара салым акчасына башкарылачак эшләр планлаштырылды.   

Аскы Актанышка төшә торган ике баскычта, утлар белән яктыртып, реконструкция ясала. 991 мең сумлык бу эшне “Теплосервис” оешмасы башкара. Урам юлларын төзекләндерү, чокырлар ремонты, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү йөзеннән, Баян Дәүләтов урамыннан алып, Салих Хөснияров исемендәге урамга хәтле чыга торган күпергә кадәр “Актаныш юллары” җәмгыяте тарафыннан ясалган тротуар тапшыруга әзерләнә. 4 млн 267 мең 800 сумлык. 
57 нче бистәдәге Аэропорт, Җиңүнең 65 еллыгы, Салих Хөснияров, Зилфәт Басыйров, Васил Маликов исемендәге, Көнчыгыш урамнары юлларын төзекләндерүнең эш  күләме 4 млн 464 мең сумлык. 12 нче бистәдә Авангард, 9 май, Игенче, Якташлар һәм өлешчә Көнбатыш урамнары формалаштырылып, ком белән түшәү 1 млн 417 мең 700 сум тәшкил итә. 

Урам утларын карауга 698 мең 900 сум тотылды. Зиратларны чистарту, коймаларын тоту-төзекләндерү, агачларны кисүгә 842 мең сумлык килешү төзелде. Эшләнгән кадәресенә өлешчә акча күчерелеп барыла. 

Илһам Шәмсунов чыгышын оптимистик рухта тәмамлады: “Тормышта камиллекнең чиге юк. Эшлисе эшләр шактый. Авыл халкы ягыннан яклау тапкан очракта, бер-беребезне аңлап хөрмәт итеп эшләгәндә, барысын да башкарып чыгарбыз дип уйлыйм”.    
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев