Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

ЯРЫЙ КҮРШЕЛӘР УЯУ: Актаныштагы күпфатирлы йортта әздән генә янгын чыкмый калган - барысына да исерекнең тамагы ачу гаепле (+ФОТОЛАР)

Б.Р. әле шактый вакыт кайнар ризыксыз торыр,мөгаен.Чөнки урынга килгән газ хезмәткәрләре, куллану кагыйдәләрен тупас бозган өчен, аның фатирындагы газны аерган.

10 февраль  кичендә, 22 сәг.45 минутта,  103 янгын сундеру бүлегенә  "Глонас+112" системасы аша Актаныш авылындагы Тынычлык проспекты 34 йорт  подъездында төтен исе булу хакында ашыгыч хәбәр килеп ирешә.  3 катлы йорт адресы буенча тиз арада  103 янгын сүндерү  бүлегеннән ике янгын сүндерү төркеме, ике техника җибәрелә.


Төркем урынга килгәч, төтеннең 3 нче фатирдан чыгуы ачыклана. Әмма ишек бикле булу сәбәпле, янгын сүндерүчеләр  фатирга балкон аша  үтеп керергә мәҗбүр була.  Бу вакытта  исерек хәлдәге йорт хуҗасы йоклаган була. Аны тиз арада уятып, саф һавага чыгаралар. 


Оператив тикшерү вакытында фатир хуҗасының хәмер кулланган хәлдә газ плитәсенә ашарга пешерергә куйганлыгы ачыклана. Күршеләрнең уяулыгы аркасында гына  фатирда  янгын чыкмый кала, исерек райондашыбыз үзе дә саклап калынган гомере өчен,беренче чиратта, аларга бурычлы.   
Бу гражданга янгын куркынычсызлыгы буенча инструктаж уткэрелде.  Шулай ук  Актаныш һәм Минзәлә районара янгын күзәтчелеге бүлеге дәүләт инспекторы Марат Арсланов  әлеге  йортта яшәүче, янгын күзәтчелеге буеча исәптә торучы Г.А.ның да фатирында булды.

 Бу райондашыбыз спиртлы эчемлек кулланмаса да, фатирда тәмәке тарту гадәтеннән арына алмый. Йортның эче тәмәке көле белән тулган.  Әлеге гражданин белән дә янгын куркынычсызлыгы хакында әңгәмә үткәрелде. 


Газ өстенә ризык пешерергә куйганын да онытып йоклап киткән Б.Р. исә әле шактый вакыт кайнар ризыксыз торыр,мөгаен.Чөнки урынга килгән газ хезмәткәрләре, куллану кагыйдәләрен тупас бозган өчен, аның фатирындагы газны аерган. “Кабат инструктаж үткәрми торып,  әлеге райндашыбызның газын кушмаячакбыз.  Билгеле, күршеләренең дә фикерләрен белешәчәкбез”,- дип аңлаттылар газ хезмәтендә. 


“Ярый ла бу юлы барысы да уңай тәмамланды.  Бер кешенең хәмер белән дуслыгы тулы бер йортны күккә очырмады. Әмма бу очрак киләчәктә һәркем өчен дә сабак булсын иде.  Аеруча кыш көннәрендә фатир-йорт эчләрендә, мунчаларда янгын очраклары сизелерлек арта. Балаларыгыз белән дә янгын куркынычсызлыгы хакында даими сөйләшүләр алып барыгыз, күршеләрегезнең яшәү рәвешен дә күз уңыннан чыгармагыз, хөрмәтле райондашлар. “Бурдан кала, уттан калмый” дигән мәкальнең хаклыгына күп тапкырлар инандык,  киләчәктә үз гомеребезне, мал-мөлкәтебезне куркыныч астына куймасак иде”, - дип, бу уңайдан ук  Актаныш һәм Минзәлә районара янгын күзәтчелеге бүлеге дәүләт инспекторы Марат Арсланов актанышлыларга мөрәҗәгать итте. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев