Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Яшь балага биш мең сум бирелә: кайда, кайчан?

Район пенсия фондына бүген иң күп сорау шушы тема буенча керә.

Өч яше тулмаган балаларга өч ай дәвамында 5әр мең сум акча биреләчәк. Гаиләнең ана капиталына хокуклы булуы шарт. Әлеге хәбәр Россия Президентының 2020 елның 7 апрелендә чыккан указында, Россия Хөкүмәтенең 9 апрельдә кабул ителгән карарында мәгълүм булды. Ана капиталына хокук алган гаиләдә тәрбияләнүче 3 яшькә кадәрге балаларның һәркайсына шушы суммада акчалата ярдәм күрсәтеләчәге әйтелә. Бу акчаны кайчан һәм кайдан алырга мөмкин, шушы сорауга район пенсия фонды җитәкчесе Булат Басыйров ачыклык кертте.

– Район пенсия фондына бүген иң күп сорау шушы тема буенча керә. Коронавирус пандемиясе белән бәйле вазгыять уңаеннан Россия Президенты тарафыннан чыгарылган карар ничек үтәлер дип кызыксыналар. Ана капиталын элек алганнарга да, хәзерге вакытта әлеге сертификатка ия булучыларга да кагыла ул. 3 яшькә кадәрге балаларга 3 ай дәвамында, ягъни апрель, май, июньдә түләнәчәк бу акчаның күләме 5 мең дип билгеләнде. 5әр меңне 3кә тапкырлап карасак, 15 мең сум чыга, ләкин бу сумма ана капиталын киметми.

Ана капиталын кеше кулланырга өлгерсә дә, әле файдаланмаган булса да – аермасы юк. Аларга бирелә. Ә менә соңгы айларда беренче бала туган, һәм ул гаилә әле ана капиталы сертификатына ия түгел икән, димәк аңа бирелми.

– Бу акча кайдан килә?

– Илдә кискен эпидемиологик хәлгә бәйле рәвештә, әлеге өстәмә финанс ярдәме федераль бюджеттан күчә. Гаилә бюджетында исәпкә алынмый. Әйтик, төрле социаль ярдәм алганда, гаилә кереме турында белешмә сорала, бу акча белешмәдә керемне арттырып күрсәтми. Башка төр социаль ярдәм алу хокукын киметми.

– Алыр өчен нәрсә эшләргә кирәк соң?

– Интернетта пенсия фондының es.pfrf.ru һәм дәүләт хезмәтләренең gosuslugi.ru порталлары эшли. Шуның берсе аша гариза язарга кирәк. Сертификат алган яшь әниләр бу юлны яхшы белә. Бернинди авырлыгы юк. 5 меңне алыр өчен дә шәхси кабинет аша мөрәҗәгать итү җитә. Моңа якынча 10 минут вакыт сарыф ителә.

– Әгәр тиз вакыт эчендә гариза язып өлгермәсәләр?

– Гаризаны 1 октябрьгә хәтле бирергә була. Хәзер язарга өлгермичә, июльдән октябрьгә кадәрге аралыкта гына тапшырасыз икән, акча берьюлы күчәчәк. Ә апрельдә керсә – өч ай буе 5әр мең итеп күчерелә. Майда – беренче күчүе – 10 мең, июньдә язылса, 15 мең булачак.

– Апрель-июнь айлары арасында 3 яше тулса, акча бирү туктатыламы?

– 3 яше 31 мартта тулса, бу түләүне алырга хокукы юк. 3 яше, әйтик, 15 апрельдә тулса, көнлекләп саналмый, бер ай өчен 5 мең күчә. 15 майда туган икән, ике айлык итеп түләнә.

– Сораулар белән кайсы телефонга мөрәҗәгать итәргә мөмкин?

– Сораулары туган ата-аналар өй телефоныннан 074, кәрәзле телефоннан 8(85552) – 074 – 11 номерына шалтырата алалар. Мондый чакта - үз-үзеңне изоляцияләү вакытында пенсия фондына килеп йөрергә кирәкми. Бер-беребезне саклыйк. Гаризаны интернет аша

тапшырыйк. Пенсия фондына шәхси килүне, мөмкин кадәр, киметергә кирәк. Күп сорауларны телефон аша чишеп, гаризаны интернет аша биреп була.

Гаиләләргә түләү буенча кайбер мисаллар

1.Ике балалы гаилә: беренчесенә ике яшь тулган, икенчесе 2020 елның гыйнварында туган. Түләү өчен гариза апрель аенда бирелгән. Һәр ай саен апрельдән июньгә кадәр гаилә, ике балага 5әр мең сумнан, җәмгысы 30 мең сум акча алачак.

2.Ике балалы гаилә: беренчесенә ике яшь тулган, икенчесе 2020 елның гыйнварында туган. Түләү өчен гариза 2020 елның сентябрендә бирелгән. Гаилә сентябрь аенда бер тапкыр 30 мең сум алачак.

3.Өч балалы гаилә. Кечеләре 2020 елның гыйнварында туган, олысына 2020 елның маенда өч яшь тула. Гариза апрельдә бирелгән. Апрель һәм май айларына гаилә 15әр мең (һәр балага 5әр меңнән), июньдә ике кечкенәсе өчен 10 мең сум алачак. Өч айда җәмгысы – 40 мең.

4.Гаиләдәге бер бала 2020 елның маенда туган. Гариза августта кергән. Гаилә август аенда бер тапкыр 10 мең сум алачак: май аеннан башлап һәр ай өчен 5әр меңнән исәпләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев