Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

ЮЛЛАР ТӘРТИП ЯРАТА

16 февраль көнне район хакимиятенең утырышлар залында юл хәрәкәте куркынычсызлыгына багышланган гомуми киңәшмә узды.

Саннарга күз салсак, 2020 елда районда юл-транспорт һәлакәтләрендә 5 кешенең гомере өзелгән. Быел исә барысы 27 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 5 кеше якты дөнья белән хушлашкан, 31 кеше төрле
дәрәҗәдә тән җәрәхәтләре алган. Һәлакәтләрнең
күпчелегенә машина йөртүчеләрнең тиешле тизлек
режимын сакламау гаепле, дип аңлатты үз чыгышында
район ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе Рафак Ризванов.
Идарәнең профилактика бүлеге балалар катнашында
юл фаҗигаләрен булдырмау буенча шактый эшләр
башкара. Киңәшмә барышында алар тарафыннан ел
дәвамында уздырылган чараларга хисап ясалды.
Тиешле юл билгеләре белән тәэмин ителеш, юлларның төзеклеге – болар барысы да кеше иминлеген
кайгыртуда мөһим факторлар. Ә бу юнәлештә башкарылган эшләр тиешле органнар тарафыннан даими
тикшерелә, җаваплы затларга күрсәтмәләр бирелә.
Әмма моның буенча Актанышта башкарасы эшләр
шактый. Бу хакта Яр Чаллы шәһәре юл хәрәкәте куркынычсызлыгы идарәсенең бүлек җитәкчесе Эльвир
Харисов ассызыклады.
Соңгы елларда транспорт саны арту, юл-транспорт инфраструктурасының регламент таләпләренә туры
килмәве, юл хәрәкәтендә катнашучыларның түбән дисциплинасы, үсеп килүче буынның тиешле дәрәҗәдә
практик күнекмәләре булмавы һәлакәтләр артуга китергән. Чуракай авыл җирлеге – исерек хәлдә машина белән
идарә итүчеләрнең күпчелеге буенча исемлектә беренче урында. 2020 елда биредә спиртлы эчемлек кулланган килеш руль артына утырган 8 кеше тоткарланган. Җирлек башлыгы Рафаэль Хәйдәров моны авылдагы кибетнең тәүлек буе эшләве белән аңлатты. Киңәшмәдә мәктәпләрдә эшләп килүче яшь юл хәрәкәте инспекторлары отрядлары эшчәнлегенә дә күзәтү ясалды. Татар Суыксуы мәктәбе отряды үрнәк итеп күрсәтелде.

Район башлыгы Энгель Фәттахов юл хәрәкәте инспекторларына исерткеч эчемлек кулланган хәлдә руль артына утыручыларны ачыклау буенча эшчәнлекне тагын да активлаштыру кирәклеген әйтте.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев