Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

ЮЛЛАРДА САКЛЫК СОРАЛА: Синоптиклар Татарстан юлларында бозлавык турында кисәтә

26 сентябрьдә төнлә һаваның минималь температурасы -3..+2 градус була.

(Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 26 сентябрьдә, Татарстан юлларының кайбер урыннарында бозлавык барлыкка килергә мөмкин. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Республика территориясендә аязучан болытлы һава торышы көтелә. Яңгыр һәм юеш кар рәвешендәге кыска вакытлы явым-төшемнәр, шулай ук көньяк-көнбатыштан салмак җил булырга мөмкин.

Төнлә һава температурасы -3 - +2, көндез +4 тән +9 градуска кадәр булачак.

Реклама

«Төнлә һәм иртән юлларның аерым урыннарында бозлавык булырга мөмкин», — дип кисәтә ведомство белгечләре.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/09/25/194261/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X