Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

ЖУРНАЛИСТ ТИКШЕРҮЕ: Актанышта хәзер татар көнбагышы чыга?

Татар көнбагышы икәне кабыннан ук күренеп тора. Урысчасы янына шәп итеп, үзебезчә "җәмәгать урыннарында чүпләмәвегез үтенеп сорала" дип язып куйганнар. Афәрин!

Кулыма "Ак Барс" дигән көнбагыш килеп эләкте. Кабы үзгә булганга алган идем - юкка булмаган икән. Гадәтем шундый: ашаган һәр әйбернең кайда җитештерелүен карыйм. Бу юлы кабат-кабат укыдым. Көнбагышның юридик адресы Актаныш районы, Х.Заманов урамы, 2 йорт икән. Алга таба укыйм: көнбагыш үзе Мордовия Республикасының Ромаданов районында урнашкан Белозерье авылының басу-кырларында игелгән культура икән. 



Тәме телеңне йотарлык көнбагышны ашау кайгысы онытылды.

Ничек? Ничек болай була ала? Көнбагыш эзеннән киттем. Мордовиягә үк дип уйлый күрмәгез тагын. Юридик адрес - иң мөһиме. Баксаң, Белозерье татарлары чиста татар районы булган Актанышны шул рәвешле табышлы итәргә карар иткәннәр. Ягъни, әлеге продукция китергән керемнең бер өлеше салым хисабында районыбыз казнасын тулыландырачак икән. Сөенеп куйдым. Бар бит җир йөзендә милләт җанлылар, бар бит Актанышыбызны ихластан яратучылар. Булдырасыз, егетләр! 

Көнбагышның язмышын ачыклап бетергәч, тәмләп ашадым мин аны. Үзебезнең казнага керә бит акчасы. Тиздән ул районыбыз кибетләрендә дә сатуга чыгачак. Бераз гына сабыр итегез инде. 

Р.S. Татар көнбагышы икәне кабыннан ук күренеп тора. Урысчасы янына шәп итеп, үзебезчә "җәмәгать урыннарында чүпләмәвегез үтенеп сорала" дип язып куйганнар. Афәрин!

СЕР ИТЕП КЕНӘ: Якын киләчәктә Актанышта хәләл тушенка, сосиски, казылык җитештерелә башлаячак. Алары хакында да хәбәр итәрбез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев