Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Газета рубрикалары

Бу эшләр сезне сөендерәме?

Үзара салым кертеме буенча халык җыены быел Актаныш авылында берничә урында үткәрелде.

Район үзәгендә 9700дән артыграк кеше яши. Шуның 7434е сайлау хокукына ия. Актаныш авыл җирлегендә 2019 елның 24 ноябрендә 7 участокта референдум үткәрелде. 2020 елның 31 мартына кадәр 5 мең 371 кешедән җыелган акча 2 млн 685 мең 500 сум тәшкил итте. Дүрткә тапкырланып, республика бюджетыннан өстәлеп кайтканнан соң, җирлектә 13 млн 427 мең 500 сум акча тупланды. 

Ниләр башкарылды соң?

2020 елда җыелган үзара салымның 5 млн сумнан артыграгы җирлек территориясен төзекләндерүгә тотылган. Аскы Актанышка төшә торган ике баскычны ремонтлауны “Теплосервис” җәмгыяте башкара. Моңа электр баганалары утыртып, яктылык белән тәэмин итү  керә. Мәчет янындагысы төзекләндерелде, үзәк базар янындагысында эш дәвам итә. 
Һади Такташ урамы киселешеннән алып, Баян Дәүләтов урамы буйлап, Салих Хөснияров урамына чыгучы күпергә кадәр тротуарны “Актаныш юллары” оешмасы салды. 

“Иман” спорт сарае янында волейбол мәйданчыгы проектлаштыру өчен экспертиза үткәрелде. 
ИТК оешмасы юл төзелешендә катнашты. 57 нче бистәдә Салих Хөснияров, Җиңүнең 65 еллыгы, Аэропорт, Ветераннар урамнарында, Васил Маликов исемендәге яңа урамның беркадәр өлешендә юлга – ком, Басыйров һәм Маликов исемендәге урамнарда комлы вак таш түшәлде. Сазлыклы 100 метр арада вак таш җәелде. 

12 нче бистәнең Энтузиастлар, Авангард, Игенче, 9 нчы Май, Якташлар, Бәхетле урамнары юлларына ком салынды. Горизонталь юл тамгалары сызылды. Электр баганаларында җиһазлар яңартылды. 
РТС бистәсендәге зиратның тимер коймасы буялды, кирпеч баганалары төзекләндерелде. Агач-куаклар киселеп, ачык урындагы печәне чабылды. 

2020-2021 елга планнар

Киләсе елда ритуаль хезмәт оештыру һәм җирләү урыннарын, автомобиль юлларын, территорияне тәртипкә китерү күздә тотыла. Сайлаучы хокукына ия, яшәү урыны буенча теркәлгән кешеләрнең 1715е ташламалы категориягә керә. Бөек Ватан сугышы, хәрби хәрәкәтләр ветераннары, көндезге бүлектә укучы студентлар, беренче төркем инвалидлардан үзара салым алынмый. Дәүләттән бирелгән субсидия белән бергә 14 млн 37 мең 500 сум күләмендә үзара салым акчасы җыелыр дип көтелә. 

Ветеринария, Теплица, Гагарин, Комсомол, Нур Баян урамнарында юлга ком, вак таш түшәү ниятләнә. 57 нче бистәдә яңа урамнарда якынча 5 км юл ясап, ком салынырга тиеш.

Җәяүлеләр өчен Һади Такташ, Гамил Афзал урамнарында, Бакый Урманче урамы киселешеннән, Салих Хөснияров урамы киселешенә кадәр, Татарстан (“Ак Барс” банкыннан Җиңү паркы капкасына кадәр), Муса Җәлил урамнарында (Ленин проспектыннан борылгач Совет урамы киселешенә кадәр), Ленин проспектында (техникумнан “Акчарлак” кафесына кадәр) асфальт тротуар ясалачак. 

12 нче бистәдә, РТС бистәсендә Бакча урамында, 57 нче бистәдә “Тылсым” башлангыч мәктәп-бакча артында балалар мәйданчыклары төзеләчәк.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев