Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Газета рубрикалары

ИлСаф: “Актанышка киләсе килеп тора”

Актаныш сабантуенда Татарстанның атказанган һәм халык җырчысы ИлСафның катнашуы күпләр өчен зур бүләк булгандыр. Моңлы, популяр җырчыдан кыска гына интервью алырга өлгердек. Филиза СӘЛАХОВА.

– Нинди кәеф белән килдегез Актанышка?
– Ачык күңел, яхшы кәеф. Кичә Чалманарат авылы сабантуенда булдык, бүген – Актаныш район үзәгендә. Актанышны бик нык яратабыз, шатланып киләбез. Монда җыр-моң сөюче халык яши. Сабантуй элекке еллардан ук бик матур үтә. Күптән килгән юк иде инде. 10 еллап бардыр. Үзгәреш зур, яңача эшләнгән сабантуй мәйданнары каршы алды.
– Сабантуй – сезнеңчә, нинди бәйрәм?
– Беренчедән, моңыбызны, җырыбызны, телебезне саклап кала торган иң беренче бәйрәмнәрнең берсе. Чит илләргә дә йөрибез, әле генә Үзбәкстанга барып кайттык. Хисләр туа, яңара, чөнки халык җыр ярата. Олыларның балалары, оныклары килә. Телебезне, моңыбызны, җырыбызны саклап калу өстендә эшли торган иң зур бәйрәмнәребезнең берсе. 
Икенчедән, нәтиҗәләр ясау, язгы чәчүләрдән соң, бигрәк тә, авыл хуҗалыгында эшләүчеләрне бүләкләү, хөрмәтләү, алдынгыларны билгеләп үтү бәйрәме. 
– Актанышка тагын киләчәксезме?
– Сабантуйлар кирәк, алда әле Актаныш җирлекләрендә тагын очрашырга насыйп булсын. Актаныш соңгы елларда зур уңышларга иреште. Киләсе килеп тора. Матурайды, төзелде, игенчелек буенча да, сөтчелек буенча да алдынгы урыннарда. Актаныш халкы өчен мин бик шат. Киләчәктә дә зур уңышлар телим.

Әлеге язманы тулысынча "Актаныш таңнары" газетасының бүгенге 17 июнь саныннан укый аласыз.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев