Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Ә сез беләсезме?

Ә сез песиләр турында беләсезме?

Һәр өйдә диярлек мыр-мыр килеп, хуҗаларның аяк астыннан бер адым да читкә китми диярлек песиләр яши...

Алар аз гына күренми торса да, өйдә нидер җитмәгән шиикелле кебек була. Ярата аларны хуҗалары, ә песиләре хакында ниләр белә соң? Әйдәгез, тикшереп карыйк.

 

*Песинең йөрәге минутына 140 тапкыр тибә. Кешенеке якынча – 75 тапкыр. 
*Мыеклар ярдәмендә песиләр тирә-юньгә яраклаша. 
*Песи конфет яратмый, чөнки баллы тәмне тоя алмый. 
*Песиләр ерактагы әйберләрне әйбәт күрә, ә менә якындагыларнын күреп җиткерми. 
*Песи балаларының сөт тешләре була. 
*Песи тирли белми. 
*Куркыныч янаганда песи сәгатенә 48 чакрым тизлектә йөгерә ала. 
*Песинең борының рәсеме кабатланмый. 
*Стаббс атамалы мәче Аляска штатында урнашкан Талкитна шәһәрендә 15 ел буе мэр булган. 
*Җир тертәү куркынычы вакытында песи бинадан чыгып китәргә ашыга. 
*Әлеге җәнлек 30 млн. ел элек тә җир шарында яшәгән. 
*Өй песие 57 градуста да исән кала ала. 
*Песи колагын 180 градуска бора ала. 
*Песинең 12 пар мыегы бар. 
*Яшь белән песинең күз төсе үзгәрергә мөмкин. 
*Алгы тәпиләрендә аларның биш бармак, ә арткыларда 4 бармак урнашкан. 
*95% кеше песиләре белән сөйләшә. 
*Песи күзләре караңгыда да күрә. 
*Якынча алар 6 ел яшиләр, иң олы мәче 39 яшен тутырган. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актаныш Татарстан Актаныш районы Актаныш яңалыклары Песиләр Актаныш хәбәрләре Бу кызыклы