Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Ә сез беләсезме?

Туган көндә нишләргә ярамый?

Туган көннәргә борын-борыннан зур, серле мәгънә биргәннәр.

                                      Туган көннәргә борын-борыннан зур, серле мәгънә биргәннәр. Бу көнне төрле билгеләргә игътибарлы булырга тырышканнар. Әгәр аларны төгәл үтәсәң, киләчәк белән идарә итәргә, бәлаләрне урап узарга һәм, киресенчә, уңышларны тартып китерергә мөмкин дип исәпләгәннәр.

Яңа елны ничек каршыласаң, шулай үткәрерсең, дигәннәр бит. Бу сүзләр туган көнгә дә кагыла. Бу көнне уяну белән күңелегезне яхшылыкка, позитивка көйләгез. Шулай итсәгез, туган көне булган кеше югары көчләрдән килгән уңай энергиягә максималь дәрәҗәдә ачык булыр.

                                      Алдан ук туган көнегезгә дип яңа кием алып куегыз. Кунаклар җыймасагыз да, туган көнегездә шуларны киеп, шатланып, гомерегезнең бу көнен яхшы кәеф белән үткәрегез. Элек кигән киемнәрегезне кимәгез – уңышны куркытырсыз.

Яңа кием кесәсенә акча салыгыз – ел буена акчадан өзелмәссез. Туган көн үтеп киткәнчегә кадәр, пычранган булса да, яңа киемнәрне салмаска киңәш итәләр.

Ә туган көндә ниләр эшләргә ярамый соң?

                                      Беренчедән, туган көнне алдан үткәрергә ярамый – моның белән гомерне кыскартасың, диләр.

Туган көн алдыннан һәм туган көнне кешедән, хәтта күршедән дә акча, хәтта тоз да алмагыз! Ел буена башыгыз бурычтан чыкмас. Бу көнне хәер һәм дә бурычка акча биреп тормагыз. Бу - уңышны һәм иминлекне тарату була.

Мөмкин булганча туган көндә чирлеләр белән аралашмагыз – башкалар чирен үзеңә тартып китерү куркынычы бар. Әгәр – тормыш бит бу! – аралашырга туры килсә, кесәгезгә көмеш әйбер салып куегыз. Ул сезнең биокырны саклар, чирдән аралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актаныш Татарстан Актаныш районы Киңәш Киңәш итеп Бу файдалы Актаныш яңалыклары Татарстан Республикасы Файдалы мәгълүмат Актаныш хәбәрләре Туган көн