Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Авыл командалары – район чемпионатында

Ярышлар 28 августка кадәр 14 команда арасында узачак.

ТАССР оешуның – 100, Бөек Җиңүнең – 75 һәм район төзелүнең – 90, Актанышның 310 еллыгы уңаеннан авыл җирлекләре арасында футбол чемпионаты старт алды. 10 август көнне үзәк стадионда иң беренче булып Күҗәкә-Теләкәй, Яңа Әлем-Пучы командалары көч сынашты. Беренче очрашуда Күҗәкә – 6:0, Пучы 2:1 исәбе белән җиңү яулады.

Ел саен традициягә әверелгән чараның ачылышында район башлыгы урынбасары Рәйхан Галимҗанова, авыл җирлеге башлыклары катнашты. Спорт мәктәбе директоры Ленис Вәлиев ярышның тәртибе белән таныштырды. 20шәр минут ике тайм уйнарга тиешләр.

Ярышлар 28 августка кадәр 14 команда арасында узачак. Кызыксынучылар өчен: актанышлылар 17есендә Чалманарат, 20 августта Әтәс футболчылары белән көч сынашачак. Ярым финал – 26, финал уены 28 августка билгеләнде.

undefined

undefined

undefined

undefined

 

undefined

undefined

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев