Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Айдар Иманаев: “Пандемия дип тормыш туктамады”

Пандемия чорында спорт ярышлары уздырылмады, спортзалларда күнегүләр ясарга рөхсәт бирелмәде. Әмма аңа карап кына райондашларыбыз шөгыльләнүдән туктамый. Остазлар һәм шәкертләр дистанцион аралашу чарасыннан файдаланды. Үз-үзен тәртиптә тоткан спортчылар алда көтелгән ярышларга әзерлексез түгелләр. Алар һөнәри бәйрәмнәрен дә оптимистик рухта каршылый.

 

Физкультурачылар көне уңаеннан район башкарма комитетының яшьләр эшләре буенча, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Айдар Иманаев белән әңгәмә кордык.

– Сезнең өлкәгә кагылышлы нинди дәүләт программалары эшли?

– Күреп торасыз, районда ел саен инфраструктура арта. 2013 елдан санасак, быел 14 нче спорт мәйданчыгын кулланышка тапшырырга җыенабыз. 8 август көнне 14 сәгатьтә “Лачын” боз-спорт сарае территориясендә яңа мәйданчыкны ачу планлаштырылды. Болар барысы да Президент программасы аркылы эшләнә. Аңардан тыш, технология техникумы, сәләтле балалар өчен гуманитар-гимназия, лагерь территориясендә, Чишмә җирлегендә спорт мәйданчыклары ясалды. Алары исә аерым программага керә. Барысы бергә 18гә җыелды. Һәрберсе матур, әйбәт җиһазланышлы. Техникумда, гимназиядәгеләре комплекслы: волейбол, баскетбол, мини-футбол уйнарга, тренажерда шөгыльләнергә көйләнгән.

– Кайсы авылларда спорт мәйданчыклары бар?

– Иске Богады, Татар Суыксуы, Киров, Пучы, Такталачыкта. Калган авылларны да читтә калдырмаска иде. Дәүләт программаларыннан файдаланып калырга кирәк, алар гамәлдә. Җирлек башлыкларын да, авыл халкын да кызыктыра торган җиһазларны урнаштырып куярга була, зур теләк кенә кирәк.

– Яңа төр программа көтелмиме?

– Футбол манежлары төзелеше программасы белән кызыксынабыз. Әмма киләсе елга ук планга керә алмабыз шикелле. Чөнки 2021 елда зур шәһәрләрне караячаклар. Шуннан соң безгә чират җитәр дип уйлыйбыз. Федерация белән әңгәмәләр алып барыла. Пучыга азкомплектлы спорт залы манежы төзергә ният бар.

– Район үзәгендә дә яңа төр корылмалар төзү турында сүз алып барылган иде бит.

– Әйе, тау чаңгысы, ипподром, картодром төзелешен дә хыял да гына калдырмаска исәп. Проектлары әзер. Пандемия дә тоткарлады, әлбәттә, үзебездән дә тора күп нәрсә. Алар да ярты юлда калмас дип ышанабыз.

– Шөгыльләнергә урын җитәрлек, балалар һәм яшүсмерләр өчен нинди мәктәпләр исәпләнә?

– Актанышта ике спорт мәктәбе санала. Берсе – кышкы спорт төрләре буенча комлектлаштырылган. “Лачын” боз сарае базасында урнашкан. Директоры – Рамил Галиев. Чаңгы, хоккей белән шөгыльләнәләр. Ленис Вәлиев җитәкчелегендәге комплеклы спорт мәктәбе дә тулы куәтенә эшли. “Батыр” спорткомплексы базасында урнашкан. Мәктәпнең тренировкалары 4 зур объектта – “Иман” спорт сарае, Советлар Союзы Герое Баян Дәүләтов исемендәге стадион, бассейн һәм “Батыр”да үтә.

– Остаз-укытучылар хезмәтен инчек бәялисез?

– Безнең тренерлар судан-уттан курка торган кешеләр түгел, барлык чыныгуларны үткәннәр. Алар белән теләсә кайсы ярышны үткәрә алабыз. Категорияләре югары. Хөкемдарлык итү өчен махсус укып кайталар. Белемнәре, батырчылыклары җитәрлек.

– Бу фикер “Авыл яшьләре уеннары” республика бәйгесендә дә раслангандыр?

– Сентябрь аенда авыл яшьләренең җәйге спорт уеннарын бик яхшы итеп үткәрдек. Әле һаман да аңа югары бәя бирәләр. Иң яхшы авыл уеннары булды, диләр. Бер генә командага да канәгатьсезлек күрсәтелмәде, хөкемдарлар составына бер генә протест та белдерелмәде. Бу – спортта сирәк күренеш. Тыныч һәм бик оешкан төстә үтте. 5-6 көн җитми дә калды, хәтта. Бер мизгелдәй узып китте.

– Быелга да бик күп ярышлар планлаштырылган иде, аларның язмышы?

– Президент кубогына балаларның татарча көрәш бәйгесе көз көне үтә иде. Быел да уздырырга исәплибез. “Ак ладья” федерациясе җитәкчелеге белән сөйләштек. Дөрестән дә, пандемия чорында ярышлар тыелды, Актанышта республика волейбол турниры ярты юлда өзелеп калды, ләкин аны дәвам итәргә ниятлибез.

Быел җәйге авыл уеннары Пенза шәһәрендә узарга тиеш иде, ул киләсе елга күчерелде. Коронавирус авыруы чигенсә, кышка һәм киләсе елга ярышлар тыгызрак булыр кебек.

– Спорт активларны ярата, диләр, бу нәкъ безнең район кешеләренә кагыла, килешәсездер?

– Безнең районда шунысы үзенчәлекле: ветераннарыбыз бик актив. Өлкән яшьтә булуга карамастан, спорт белән шөгыльләнәләр, безгә дә тынгылык бирмиләр. Тәкъдимнәрен җиткерәләр, тәнкыйтьләп тә алалар. Чаңгы, көрәш, шахмат, теннис ярышларында катнашалар.Аларның активлыгы этәргеч бирә. Һәм ата-аналар да балаларын спорт түгәрәкләренә йөртергә тырыша.

– Спорт буенча югары белем алучылар күпме?

– Ел саен спорт академиясенә укырга баручы яшьләребез арта. Берәү-икәү генә түгел, өчәр-дүртәрләп укырга керәләр. Эшкә кайтканнары да бар. Кадрлар әзерләүне туктатмаска кирәк.

– Яшь белгечләргә Актанышның тизлегенә иярү кыен түгелме?

– Яңа, яшь тренерларның фикерләве бөтенләй башкача. Аларның һәрберсе яңалык алып килә. Балалар белән бергә үзләре дә шөгыльләнүен туктатмый.Спортны ташламаска, даими шөгыльләнергә, чирләмәскә кирәк. Бездә куәтле спорт корылмалары җитәрлек. Стадион, бассейн,  боз мәйданчыгы, футбол кырлары...

– Пандемия нәрсәгә өйрәтте?

– Апрельдән бирле күнегүләр үткәрелмәде. Ә остазлар дәресләрне дистанцион алып бардылар. Мондый әзерлек тә булырга тиеш. Ярышларга киткән укытучылар атналар буе кайтмаска мөмкиннәр, менә шул вакытта биредә калган башка балалар нишләргә тиеш? Хәзер инде беләбез. Дистанцион шөгыльләнү мөмкинлеген үзләштерү кирәклеген аңладык. Пандемия дип тормыш туктамады.

– Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан теләкләрегез?

– Физкультура һәм спорт сөюче барлык райондашларыбызны августның икенче шимбәсендә билгеләп үтелүче Физкультурачылар көне белән чын күңелдән котлыйм. Быел ул 8енә туры килә, шушы һөнәри бәйрәм уңаеннан һәркемгә сәламәт яшәү рәвете, оптимистик рух, ныклы ихтыяр көче һәм иң мөһиме – сәламәтлек телим. Үз-үзен хөрмәт иткән кеше физкультура-спорт белән шөгыльләнергә тиеш. Ул – сәламәтлекнең нигезе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Узе янып-коеп йоргэн кеше генэ моны анлый! Молодец!