Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

БЕЗНЕҢ РЕПОРТАЖ: Бүген Актанышта физкультурачылар көне уңаеннан райондашлар хөрмәтләнде(фотолар+бүләкләнүчеләр)

Актанышта Физкультурачылар көне Советлар Союзы Герое Баян Дәүләтов исемендәге үзәк стадионда зурлап билгеләп үтелде. Актаныш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Зарипов спорт сөючеләребезне тәбрикләде. Республика, Русия ярышларында нәтиҗәле чыгыш ясаучы спортчылар да, спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр дә, тренерлар, спорт ветераннары – гомумән, сәламәт яшәү рәвеше алып баручы актанышлылар җыелды.

                                Күңелле бәйрәм чарасы Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сарае ансамбленең Актанышыбызга, аның алдынгы спортчыларына дан җырлаган җыры  белән башланды.  Алып баручы. районның нәфис сүз остасы Рөстәм Мусин бәйрәмнең кыскача тарихы белән таныштырды.

                                Бу бәйрәмнең тарихы 1939 елның җәендә кабул ителгән СССР Халык Комиссарлары Советының Бөтенсоюз Физкультурачы көнен гамәлгә кую турындагы карары белән башланып китте. Беренче рәсми бәйрәм 1939 елның 18 июлендә үткәрелә. Физкультурачы көнен үткәрү датасы ел саен билгеләнә. 1961 елдан бәйрәм СССРда августның икенче шимбәсендә билгеләп үтелә башлады. Ул вакытта спорт СССРда зур темплар белән үсте. Спартакиадалар һәм ярышлар даими уздырылып торды. Хәзер физкультурачылар көне-ул шулай ук Россиянең күпчелек шәһәрләрендә уза торган массакүләм бәйрәмнәрнең берсе. Спорт төрле яшьтәге, төрле чаралар ярдәмендә пропагандалана.


                                Алга таба сүз район җитәкчесе Ленар Рафак улына бирелде. Ул иминлек, күңел күтәренкелеге, спортта яңадан-яңа биеклекләргә күтәрелүне теләде. Район җитәкчесе билгеләп үткәнчә, Актаныш спортчылары даими рәвештә төрле ярышларда җиңүләр яулыйлар. Районыбызда укучыларга, яшьләргә, өлкәннәргә физик культура белән шөгыльләнү өчен күп мөмкинлекләр тудырылган. Ленар Зарипов барысын да спорт белән шөгыльләнергә, сәламәт һәм актив булырга чакырды.

Реклама

                                Татарстан Республикасы спорт министрлыгының 2022 елның 25 июлендәге 157/н номерлы боерыгы нигезендә физик культура һәм спорт өлкәсендә казанган уңышлары өчен һәм Бөтенроссия физкультурачылар көне уңаеннан Татарстан Республикасы спорт министрлыгы Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр
- Актаныш муниципаль районы Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе физик культура укытучысы – Гиздатуллин Илсур Мансур улы;
- Актаныш муниципаль районы 1 нче санлы Актаныш урта мәктәбе физкультура укытучысы – Әнвәров Шәфкать Илфат улы; 
- Актаныш муниципаль районы 1 нче санлы Актаныш урта мәктәбе физкультура укытучысы – Ялалов Рөстәм Фәрит улы;
- Актаныш муниципаль районы спорт мәктәбенең футбол буенча тренеры - Гыйльфанов Рамил Гамил улы
- Актаныш муниципаль районы спорт мәктәбенең муниципаль бюджет учреждениесе администраторы - Әхтәмов Максуп Мәгъфурҗан улы;
- Актаныш муниципаль районы "Лачын спорт мәктәбе" директоры - Галиев Рамил Әхмәт улы;
- Актаныш муниципаль районы "Лачын спорт мәктәбе" МБУ директоры урынбасары – Константинова Лариса Александр кызы; 
- Актаныш муниципаль районы "Лачын спорт мәктәбе" хоккей буенча тренеры – Хисамов Илназ Илһам улы.

Татарстан Республикасы спорт министрлыгының 2022 елның 30 мартындагы 54/н номерлы боерыгы нигезендә физик культура һәм спорт өлкәсендә казанган уңышлары өчен һәм Бөтенроссия физкультурачылар көне уңаеннан Татарстан Республикасы спорт министрлыгы Мактау грамотасы белән хөрмәтләнде:
- Актаныш муниципаль районы  Лачын спорт мәктәбенең хоккей спорты буенча тренеры – Ерошенков Юрий Николаевич.
Татарстан Республикасы спорт министрлыгының 2022 елның 25 июлендәге 157/н номерлы боерыгы нигезендә уңышлы һәм намуслы хезмәте өчен Татарстан Республикасы спорт министрлыгының Рәхмәт хаты белән билгеләнделәр:
- Актаныш муниципаль районы спорт мәктәбенең спорт буенча директор урынбасары - Баянов Лимарк Гилмегаян улы; 
- Актаныш муниципаль районы спорт мәктәбенең муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе электромонтеры - Нәбиев Дилфат Золфат улы; 
- Актаныш муниципаль районы спорт мәктәбенең спорт буенча директор урынбасары - Хәбибуллина Гүзәл Равис кызы.
Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы боерыгы нигезендә райондашыбыз корәш буенча спорт мастерлыгына кандидат нормаларын үтәде - Муса Әнвәров, остазлары - Татарстанның атказанган спорт остасы Илфир Әнвәров. 
Татарстан Республикасының Спорт министрлыгы боерыгы белән, Бердәм Бөтенроссия спорт классификациясе нигезендә яшь шахматчыларыбыз Данияр Латыпов "Спорт мастерлыгына кандидат" үтәде (остазы И.Имамов), Рәзилә Нәбиева I спорт разрядына лаек булды (остазы Ф.Галимов).

Биредә соңнан киеренке рухта футбол ярышы оештырылды. ГТО нормативларын тапшыру мөмкинлеге дә булды.  Җанатарлар үз командалары өчен җан аттылар, ярышларда катнашучыларга дәрт өстәп, җиңүгә рухландырдылар. 

Физкультурачылар көне - профессиональ спортчыларныкы гына түгел, ә йөгерергә, чаңгы шуарга, хоккей, футбол, волейбол уйнарга яратучылар, яраткан командалары өчен җан атучылар, аларның уңышлары белән чын күңелдән сөенә белүчеләр бәйрәме дә. Спорт белән шөгыльләнү ихтыяр көче булдыра, түземлек һәм чыдамлылык тәрбияли. Ә бу - хәзерге заманда иң кирәк сыйфатлар. Спорт объектларында даими үтеп торучы ярышларның максаты - зур нәтиҗәләргә ирешү генә түгел, ә беренче чиратта сәламәтлек, сәламәт яшәү рәвешен киң тарату, саулыкны ныгыту. Бу физик тәрбия бирүче барлык укытучылар, шулай ук спорт белән шөгыльләнүчеләр өчен төп профессиональ бәйрәм. Ел саен бәйрәм кайчан була дигән сорау туа, чөнки вакыйганың датасы күчә килә. Ул ел саен август аеның икенче шимбәсендә билгеләнә. Шөкер, бүген сәламәт яшәү рәвеше гадәти күренешкә әйләнеп бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актаныш Спорт яңалыклары Спорт 2022 #АктанышҮткәннәнКиләчәккә Юлай НИЗАЕВ, "Актаныш-информ" "Актаныш-информ" Район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Зарипов