Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Бүген "Бүләк" чаңгы юлында биатлон ярышлары узды

Ярышлар кызу барды.

24 гыйнвардан 20 февральгә кадәр районда хәрби-патриотик тәрбия айлыгы барды. 

 

Аның кысаларында биатлон ярышы уздыру матур гадәткә әйләнде. Быел да ул “Бүләк” чаңгы базасында узды. Ярышта барлык урта һәм төп гомуми белем бирү мәктәпләре командалары катнашты. Урта мәктәп командасында – өч, төп гомуми белем бирү мәктәбе командасында ике егет йөгерә. 

Ярышның шартлары буенча егетләр бер кругны урап килеп, мишеньгә аталар. Әгәр дә биш патронның бишесе дә мишеньгә тисә, эстафетаны икенче кешегә тапшыра. 

Ядрә мишеньгә тимәгән саен штраф әйләнәсе буенча йөгергә тиеш була. 

Әлеге биатлон ярышы егетләрнең армия сафларына әзерлеге дә булып санала. 

Ярышлар кызу барды. Егетләр барысы да үзләренең төз атучы һәм тиз йөгерүче икәнлекләрен исбатлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев