Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

ҖИҢҮЧЕЛӘР БИЛГЕЛӘНДЕ

21-23 февраль көннәрендә “Лачын” бозында, Актанышның 310 еллыгы уңаеннан район башлыгы кубогына, 2005 елгы хоккейчылар арасында турнир узды.

Биредә Актаныш, Уфа, Яр Чаллы, Бөгелмә, Бакалы хоккейчылары көч сынады.
3 көн дәвамында, салкын бозда барган кызу уеннарда Уфаның “Салават Юлаев” командасы беренче урынга чыкты. Актанышның “Лачын” хоккейчылары алардан бераз гына калышып 2 урынга ия булдылар. Шунсын искәртеп китү урынлыдыр: “Лачын” командасы Россия турнирларында катнашкан Яр Чаллы хоккейчылары белән көч сынап “корыга” диярлек җиңү яуладылар. Уфа хоккейчылары белән уйнаганда капкага кергән бер алка саналмау нәтиҗәсендә икенче урынга төшеп утырдылар. Әлеге бәхәсле мизгел кәефне бераз кырса да, егетләребез башка уеннарда яхшы нәтиҗә күрсәтте.
Ә гомуми нәтиҗәләргә килгәндә, алар түбәндәгечә:
1 урын – Уфа
2 урын – Актаныш
3 урын – Яр Чаллы
4 урын – Бөгелмә
5 урын - Бакалы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев