Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Ниһаять, стадионга җан керде

Советлар Союзы Герое Баян Дәүләтов исемендәге үзәк стадионда оешма-предприятиеләр арасында футбол турниры ике атна дәвам итте. Уенчылар, җанатарлар финал ярышын да көтеп алды. 3 август көнне кичен биредә МНКТ һәм Актаныш спорт мәктәбе командалары 1-2 урыннар өчен көч сынашты. Нәтиҗәдә, җиңүче титулын спорт мәктәбе футболчылары яулады.

 

Хәтерләсәгез, биредә 20 июль көнне спортчы райондашларыбызга ГТОның алтын билгесен тапшыру тантанасы узды. Физкультура-спортта уңышларга ирешкәннәрне район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Габделхәев бүләкләде. Шул көнне биредә район үзәгендәге оешма-предприятиеләр арасында футбол турнирына старт бирелде.

Спортны үз иткән ир-егетләр бу ярышларны көтеп алган. Спорт уеннарына сусаганнары күренеп тора. Ә күнегүләр алданрак та башланган. Советлар Союзы Герое Баян Дәүләтов исемендәге үзәк стадионның бушап торган чагы юк хәзер. Яңгыр яуган вакытны исәпләмәгәндә.

– Ниһаять, стадионга җан керде, – дип искәрткән иде район Советының аппарат җитәкчесе Альберт Тимиров ачу тантанасында.

Оешма-предприятиеләр арасында уздырылган әлеге ярышта 8 команда катнашты. Чемпионат Бөек Җиңүнең – 75, ТАССРның – 100, Актанышның – 310, район төзелүнең 90 еллык юбилей даталары  кысаларында үтте.

Тамаша кылучылар арасында бәләкәй балаларын җитәкләп килгән әти-әниләрне дә, яшь буынны да, хәтта өлкәнрәк яшьтәгеләрне дә очратырга була.

Финал ярышын карарга район башлыгы Энгель Фәттахов та килде. Ул стадионның җанланып китүенә сөенүен белдерде. Спортчыларга уңышлар теләде.

Төп хезмәтләреннән бушаган арада спорт белән шөгыльләнгән, чараларда актив катнашкан коллективларга, футболда җиңгән МНКТ оешмасына ( узган ел беренчелекне алган иде), мәдәният хезмәткәрләре адресына рәхмәт белдерде.

– Киләчәктә дә сәламәтлегегезне кайгыртыгыз, актив шөгыльләнегез, физкультура-спортны үстерүгә үз өлешегезне кертегез, – дигән теләкләрен дә җиткерде. Һәм җиңүчеләрне бүләкләде.

Илдар Мөхәммәтов (МНКТ) – “Иң яхшы һөҗүмче”, Револь Исмакаев (Түбән Кама сусаклагычын эксплуатацияләү идарәсе) – “Иң яхшы сакчы”, Ренат Газетдинов (спорт мәктәбе) – “Иң яхшы бомбардир”, Айнур Хөсәенов (мәдәният бүлеге) – “Иң яхшы капкачы”, Илфир Әнвәров (спорт мәктәбе) – “Иң яхшы уенчы” исеменә лаек.

Командалар арасында Актаныш спорт мәктәбе – I, МНКТ (кече нефть компаниясе ) – II, мәдәният бүлеге командасы – III урында.

Аларга кубок, медаль һәм Мактау кәгазьләре тапшырылды.

Хәзер инде футбол кырын авыл җирлекләре кабул итеп ала, ярыш алар арасында узачак. Стадионда җанлылык дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев