Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Районда иң көчле укучыларны Иске Байсар һәм Актанышның беренче санлы мәктәбе тәрбияли

Бүген район укучылары Кышкы спартакиадада көч сынашты. Кышкы спарткиаданы үткәрүнең төп максаты- спортка сәләтле яшьләрне ачыклау, сәламәт яшәү рәвешенә тарту, районның иң көчле командасын ачыклау иде.

           Иң көчле укучыларны төп белем бирү мәктәпләре арасында Иске Байсар, гомуми белем бирү мәктәпләре буенча Актанышның беренче санлы мәктәбе тәрбияли булып чыкты. 

          Бүген иртәнге сәгатьләрдә үк “Бүләк” чаңгы базасы укучыларның шат авазыннан шаулап-гөрләп торды, чаңгы спортын яратучылар өчен бәхет елмайды быел, яз соңга калгач, әле бу юлда кар хәйран гына. Каникулның соңгы көнендә һәр командадан икешәр егет һәм кыз беренчелек өчен эстафетада узышты. 


              
“Дулкын” бассейнында исә иң җитез һәм иң елдам йөзүчеләр ачыкланды, командадан берәр егет һәм кыз 25 метр аралыкны вакытка йөзде.

            Бу вакытта “Лачын” боз-спорт сараенда да ярыш атмосферасы хакимлек итте, тимераякка баскан егет-кызларның шорт-тректа шуу осталыклары бәяләнде.

          “Батыр” спорткомплексы исә чын-чынлап Сабантуй мәйданын хәтерләтте. Егетләр турникта тартылса, кызлар 1 минут эчендә прессларының ныклыгын сынады.

Иң кызыклысы аркан тартышу бәйгесе иде- төп мәктәпләрдән Такталачык, гомуми белем бирү мәктәпләре арасында Актанышның икенче санлы мәктәбе командалары җиңү яулады. 
                  Гомуми нәтиҗәләр буенча, I урында- төп мәктәпләрдән Иске Байсар, гомуми белем бирү мәктәпләре буенча Актанышның беренче санлы мәктәбе, II урында Такталачык һәм Актанышның икенче санлы мәктәбе,  III урында Теләкәй мәктәбе һәм сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат укучылары командасы.


Аерым спорт төрләре буенча җиңүчеләр-

чаңгы эстафетасында:
Теләкәй һәм Актаныш 1нче санлы урта мәктәбе.
йөзүдә:
Гомәр Хуҗин һәм Алия Галимҗанова(Актанышның 1нче санлы мәктәбе); Айгиз Миңнегулов(Теләкәй) һәм Зилия Шагалиева (Такталачык).
Шорт-трек:
Илназ Кадыйров һәм Лилия Гыйбадуллина ( Иске Байсар); Ислам Саматов (Актанышның 1нче санлы мәктәбе) һәм Әдилә Шәмсиева (сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия).
Турникта тартылуда:
Әлфис Әхнәфов(технология техникумы) һәм Наил Кашапов (Әтәс).
Идәнгә ятып гәүдәнең өске өлешен күтәрү:
Лилия Гыйбадуллина (Байсар) һәм Чулпан Ибраһимова(Актанышның 1нче санлы мәктәбе).

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев