Актаныш

СӘЛАМӘТЛЕККӘ ТАБА БЕР АДЫМ: Спорт бәйрәменә сез дә чакырулы (ЧАРАНЫҢ ПРОГРАММАСЫ)

Августның икенче шимбәсендә физкультурачыларның һөнәри бәйрәмнәре билгеләп үтелә.

2019 елда физик тәрбия һәм спорт хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәренең 80 еллыгын каршылый. Шул уңайдан 10 август көнне 10 сәгатьтә үзәк стадионда массакүләм спорт чарасы үткәрелә. Чара кысаларында ГТО нормаларын тапшыру каралган. Монда теләгән һәркем катнаша ала. Алдан хәбәрләшү өчен телефоннар: 3-44-26, 3-44-94, 3-44-96. 

Физкультурачылар көненең ачылу тантанасы 10 август көнне 10 сәгатькә билгеләнгән.
10:30 - ГТО нормаларын тапшыру.
Шушы ук вакытта “Бүләк” сәламәтләндерү аланының спорт сменасында ял итүче балалар арасында футбол ярышлары.
13:30 – җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы. 
 

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: