Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

СПАРТАКИАДА МИЗГЕЛЛӘРЕ: Җитәкчеләр чаңгы шуа, берсен-берсе уздырып (ФОТОДӘЛИЛЛӘР)

Актанышта җитәкчеләр арасында оештырылган спартакиадада чаңгы ярышлары мөһим урын алып торды.

Актанышта җитәкчеләр арасында оештырылган спартакиадада чаңгы ярышлары мөһим урын алып торды.  Чарада катнашкан көчле затларны Ватанны саклаучылар көне белән район башлыгы Э.Н. Фәттахов шәхсән үзе тәбрик итте – менә шушы күңелле мизгелдән башланып китте ул спорт бәйрәме. 


 “Бүләк” чаңгы трассасында старт бирелгән узышта ир-егетләр ике категориядә – илле яшькә кадәр һәм илле яшьтән югары – көч сынашты. Беренче төркемдә чаңгыга басучылар арасында Энгель Нәвап  улы билгеләнгән араны беренче үтеп, җиңүче дип танылды. Түке авыл җирлеге башлыгы Рамил Нуртдинов  та сынатмады – мактаулы икенче урынга лаек булды ул. Район үзәк хастәханәсенең баш табибы Айдар Хаев финишка өченче килде. 

Реклама


Бүген гүзәл затларыбыз да ике төркемгә бүленеп чаңгыга басты. 45 яшькә кадәрлеләр арасында Югары Яхшый авыл җирлеге башлыгы Җәүһәрия Зиннәтуллинага тиңнәр табылмады. Аның артыннан ук диярлек финишка Мәсәде авыл җирлеге башлыгы Флүрә Риф кызы керде. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев