Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

СПОРТ СУЛЫШЫ: Актанышта шахмат көчлеләрне барлады

Мәктәп командалары арасында шахмат буенча район беренчелеге уздырылды.

Балалар иҗат үзәгендә урнашкан шахмат мәктәбенең сыйныф бүлмәләрендә ярышлар дүрт тактада үтте. Урта һәм төп гомуми белем бирү мәктәпләре аерым көч сынашты. 

Нәтиҗәләр түбәндәгечә: урта мәктәпләр арасында Актанышның 2 нче мәктәбе – I, гимназия-интернат – II, Актанышның 1 нче мәктәбе – III; авыл мәктәпләреннән Пучы – I, Киров – II урында. Төп гомуми белем бирүче мәктәпләр арасында Югары Яхшый (Актаныш балалары белән көчәйтеп) – I, Аккүз – II, Яңа Кормаш – III урында. 

Шәхси беренчелектә җиңгән балалар аерым бүләкләнде. Беренче тактада Ислам Тимеров, Динислам Закиров, Аяз Басыйров, икенче тактада Таһир Хөрмәтуллин, Данияр Латыйпов, Алияна Айбашева, өченче тактада Илзир Саматов, Тимур Шаязданов, Зәйнәп Рахманова, дүртенче тактада Фирүзә Нәбиева, Альбина Әхмәтҗанова, Раяна Латыйпова I-III урыннарны бүлештеләр. Беренче тактада Ильяр Хафизов, Наил Әхмәтов, Иршад Моталлапов, икенче тактада Руслан Сәхәбиев, Азалия Имамова, Данияр Хөснуллин да I-III урыннарны бүлеште. Өченче тактада Рәмилә Әхәтова – I, Зәмирә Галиева – II, Румия Имамова (балалар бакчасында тәрбияләнүче), Амалия Шакирова, Валерия Сәлахова – III урынга ия. Ярышта төп гомуми белем бирүче мәктәп укучылары сынатмады: беренче тактада Айдар Хәбибуллин (Яңа Кормаш) – I, Данил Ихсанов (Аккүз) – II, Илназ Саматов (Уразай) – III, икенче тактада Ленар Дәүләтов – I, Булат Шәймөхәммәтов (Татар Ямалы) – II, Нәркиз Хәбетдинов (Яңа Кормаш) – III, өченче тактада Айгөл Ихсанова (Аккүз), Дилара Зәкиева (Яңа Әлем) – II, Нәзилә Солтанова III урынга лаек дип табылды. 
         

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев