Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Татар Ямалысы Сабан туенда Руфил Нургалиев көрәш бәйгесендә җиңеп кәҗә бәтие белән бүләкләнгән

Сабан туе бәйрәме ел буена җитәрлек күңелле тәэссоратлар бүләк итте. Әле дә без милли бәйрәмебез тәэсирләре белән яшибез.

             

Төрле бәйгеләрдә катнашу, бүләкләр оту, ел буена күрешмәгән таныш-белешләр белән  аралашу, татар халкының йола-гореф-гадәтләрен искә төшерү- барысы-барысы күңел түренә тагын бер елга кадәр уеп язылды.

           Татар Ямалысы егете Руфил Нургалиев өчен дә быелгы Сабан туе мәңгелеккә исендә калачак.

Чөнки Руфил милли бәйрәмебездә көрәшеп беренче урынга лаек булган. Авыл җирлеге җитәкчелеге кечкенә көрәшчене кәҗә бәтие белән бүләкләгән.

Батыр егетнең киләчәктә әлеге спорт төрен киләчәктә дә үз итүен, көрәш серләренә тирәнрәк төшенеп зур мәйданнарга чыгуын телибез. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев