Актаныш

Велосипед белән район буйлап...

Велосипед спортын яратучы егетләр ике көн эчендә 120 чакрым ара үтте

ТАССРның 100, Бөек Җиңүнең 75, район төзелүгә 90 ел тулу уңаеннан 10-11 июнь көннәрендә районда велоузыш узды. Велосипед спортын яратучы егетләр ике көн эчендә 120 чакрым ара үтте. Аларны район музее янында каршы алдылар.

-Коронавирус пандемиясе башлангач, барыбыз да өйдә утырырга мәҗбүр булдык. Әмма мәдәният һәм спорт хезмәткәрләре түзеп ята торганнардан түгел. Районның яшьләр эшләре спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Айдар Иманаев белән бергәләп шушындый чара планлаштырдык. Моңа ай ярым әзерләндек, -ди районның социаль һәм агарту бүлеге җитәкчесе Альберт Мансуров.

Аларның фикерен район башлыгы Энгель Фәттахов та хуплый һәм маршрутны раслый. Сәяхәтчеләр районның 12 авыл җирлегендә булып, үзләренең маршрут карталарына авыл җирлеге башлыгының имзасын алалар һәм мөһерләре белән раслаталар. Җирлекләрдә шул авылларның тарихы, күренекле кешеләре турында бик күп мәгълүмат туплыйлар.

-Беренче көнне 73 километр ара узып, маршрутны бер сәгать ярымга алданрак уздык. Сөн буенда палаткаларда төн кундык. Кайсы гына авыл җирлегенә тукталсак та, безне ныклы әзерлек белән каршы алдылар. Халыкның чараларга сусавы сизелеп тора. Без аларга нык рәхмәтле. Шулай ук иганәчеләребезгә дә зур рәхмәтләребезне җиткерәбез, - диде Айдар Иманаев.

-Чыннан да, үз районыңда зур шатлык хисләре белән йөрисең. Башта куркытыбрак торса да, барыбызның бердәм булуы, бер-беребезгә ярдәм итүе нәтиҗәсендә бу озын юлны җиңел уздык. Авылларда йөргәндә олы яшьтәге әби-бабайлар үз авылларының тарихы турында шул тикле бирелеп сөйлиләр. Безнең төп максат, ул тарихны киләчәк буыннарга тапшыру һәм яшь буында туган якны ярату хисләре тәрбияләү, -ди  Альберт Мансуров. – Күңел тулы хис белән кайттык. Юлда бераз яңгырга эләксәк тә, кәефләребез күтәренке, хис ташып тора. 

Сәяхәтчеләр район музеена үзләренең маршрут карталарын, вымпел һәм значек бүләк иттеләр.

undefined

undefined

undefined

undefined

undefined

undefined

 

undefined

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: