Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Полезная информация

КЫШКА ӘЗЕРЛИБЕЗ: Мәкле груша кайнатмасы

Җәйнең иң юмарт, иң мул чаклары. Уңган хуҗабикәләр кышка кайнатмасын, компотын яба торган вакыт. Кызыклы рецепт тәкъдим итик әле үзегезгә.

Мәкле груша кайнатмасы- 1,5 литр чыга.

1,5 кг груша (катысы яхшы);

500 г шикәр комы;

1,5 лимон;

3 аш кашыгы мәк орлыгы.

Лимонның кабыгын вак кыргычтан кырып, суын аерым савытка сыгабыз. 

Грушаның кабыгын әрчеп, телемләп турыйбыз. 

Груша телемнәрен кәстрүлгә салып, шикәр комы һәм кырылган лимон кабыгы өстәп, яхшылап болгатабыз. Груша өстенә лимон суы сибеп, 3 сәгатькә калдырабыз. 

Аннары савытны утка утыртып, 20 минут пешерәбез. Уттан алып, суытабыз. 

Кайнатманың яртысын башка савытка күчереп, тукмак белән төябез яки блендер белән изәбез дә, калган яртысына өстибез. 

Мәк орлыгын коры табада киптереп алып, кайнатмага кушабыз. 

Тагын 10 минут пешереп, кайнар килеш банкаларга тутырып, калай капкач белән ябабыз. 

  ТУЛЫРАК:  http://syuyumbike.ru/news/desert/yaacha-tmle-kaynatmalar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев