Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Полезная информация

Татарстанда ял итү өчен 6 шәп урын

Татарстанда ял итү өчен 6 шәп урын

1. «Парлы күл». Балык тоту, күл буенда мунча керү, учакта шашлык кыздыру …Кукмара районындагы бу урын – гаилә белән ял итү өчен дә, дуслар белән җыелу өчен дә менә дигән җир. Биредә алкоголь эчемлекләр куллану тыела. Тыныч, аулак, экологик чиста урын. Бәясен күпме кеше ял итүгә карап исәплиләр.

2. Сап-тактада йөзү. Дулкын очында такта белән басып торучы серферларны күргәнегез бардыр? Андый дулкыннар Татарстанда юк-югын, тик тактасын елгада йөзү өчен дә файдаланырга була икән. Казанда шундый мөмкинлек тудыручылар бар. 1500 сумга те­лә­гән һәр кешене 1,5 сәгать эчендә сап-тактада басып торырга, елгада йөзәргә өйрәтәчәкләр. Шушы бәягә фото-видео хезмәте, инструктор киңәш­ләре дә кергән. Йөзү Казанда Аккош күлендә һәм Зәңгәр күлдә оештырыла.

3. «Sky Park». Горький исемендәге парк­та урнашкан әле­ге арканлы-канатлы күңел ачу урыны – экстрим яра­тучылар өчен бер дигән җир. Агачтан агачка аркан аша йөреп, тиеннәр ашатып уздырган мондый ял биг­рәк тә балаларга ошая­чак. Бәяләр 200 сумнан башлап 500 сумга кадәр.

4. «Minger Tower». Саба районындагы Миңгәр авылында урнашкан бу комплекс матур табигате, күлләре, хәләл ризыгы, мунчасы белән
җәлеп итә. Монда ял итеп кенә калмыйча, сәламәтлекне дә ныгытырга мөмкин. Бәясен нинди номер, күпме кеше белән ял итүгә карап билгелиләр.

Реклама

5. «Камский трофей». Өч йолдызлы кунакханә тибындагы ял урыны. Үзенең мунча комплексы, шифалы тозлы бүлмәсе бар. Балык тоту, серфинг кебек хезмәтләр
каралган. Идел һәм Камага матур манзара ачыла. Мисал өчен, өч кешелек гаиләгә (13 яшькә кадәрге бала белән) биредә бер төн куну якынча
10 мең­гә төшәчәк (иртәнге ашны исәпкә алып). Өстәмә хезмәтләр өчен аерым түлисе.

6. «Kazan active travel». Палатка, учак, гитара, табигать… «Kazan active travel» сезгә велотур, тауга менү (альпинизм) буенча мастер-класс, велосипедлы поход, елгадан көймә белән төшү кебек экстремаль, әмма куркынычсыз ял программаларын тәкъдим итә. Турларның бәяләре һәм көннәрен социаль челтәрләрдән белешә аласыз.

Vatantat

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев