Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

24 ФОРМА-КИҢӘШМӘ: Иске Кормаш сыерлары кәҗә түгел – 17,50 тиен сөткә бәя түгел!

Юк, ярамый халыктан болай көлергә, ярамый!

19 июнь көнне гамәлләштерелгән 24 форма-киңәшмә барышында шәхси секторлардагы терлек хәрәкәте анализланды. 


Саннар белән залда утыручыларны район башлыгы урынбасары Рәйхан Галимҗанова таныштырды.  Бүгенге көндә район  авылларда  терлек санын саклап калуны гына максат итеп куймый,  малларны үрчетү  дә көнүзәк мәсьәләләр сафында.  Әмма тәкъдим ителгән  таблицадан чагылганча,  кайбер җирлекләрдә бу юнәлештә “торгынлык чоры” хакимлек итә.  МЭТ бар, әмма аның саны үзгәрешсез: ни артмый, ни кимеми.

 Кимемәгәч, яхшы бит инде дирсез, әмма эш анда түгел. Авыл җирлекләрендә бүген, нигездә, өлкәнрәк буын сыерлы-сыйлы тормыш алып барырга омтыла, чөнки бу аның канына сеңгән. Яшьләр исә печән эшләп, мал асрап яшәүгә караганда, кибет сөтен эчүне өстенрәк күрә.  Шуңа күрә дә авыл җирлекләрендәге мал хәрәкәте өлкән буын бәрабәренә сакланып тора да кебек инде.  Юкса, бүген терлекчелек белән шөгыльләнәм диючеләргә дәүләт икекуллап ярдәм итәргә әзер бит.  Бәлки, яшьләргә дә  җиң сызганып тотынып карарга кирәктер!?  


Татар Ямалысы һәм Татар Суыксуы җирлекләрендә сыерларның күпләп кимүе район җитәкчелеген дә борчуга сала. Юк, бу җирлекләрдә маллар кимергә тиеш түгел! Җирлек башлыклары үзләре  исә бу вәзгыятьне авылларның картаюы белән аңлата. Моны аңлагач, бәлки, яшьләрне дәүләт программаларына тарту юлларын эзләү кирәктер?


Шунысын да искәртми мөмкин түгел, дәүләт тәкъдим иткән программалардан да терлек арттыруга йөз тоткан җирлекләр генә файдалана.  Иске Сәфәр, Аеш, Чалманарат җирлекләре  шулар сафында. Алар, район җитәкчелеге  ярдәме белән Балтач районыннан нәселле таналар алып кайтты.  Димәк, сөтчелек тармагын алга җибәрүдә ныклы адым ясалды аларда.  Яңа Әлем, Әтәс, Такталачык,  Иске Байсар, Югары Яхшый җирлекләрендә дә МЭТ саны үсештә. Әмма шул ук вакытта Чуракай, Иске Айман, Усы, Теләкәй, Уразай җирлекләре терлек мал-баш санын киметү юнәлешендә эш алып бара кебек. 

Кайбер җирлекләрдә терлекнең мал-баш саны кимү лейкоз авыруы нәтиҗәсендә дә килеп чыга. Рәйхан Флүс кызы бу уңайдан җирлекләргә электр–көтүче җайланмасын тәкъдим итте. Мондый җайланма бер яктан көтү чиратын үткәрүне җайга салса, икенче яктан лейкозлы сыерларны сәламәтләреннән аерып йөртү мөмкинлеге бирә. Ә бу исә үз чиратында авыруны таратмау өчен мөһим роль уйнаячак. 

Реклама


МЭТ санын арттырмый торып, шәхси секторларда сөт җитештерүне дә тотрыклы саклап калу авыр булачагы көн кебек ачык. Рәйхан Флүс кызы сөтчелек юнәлешендә Аеш авыл җирлеген мактап телгә алды. Узган ел белән чагыштырганда, биредә сөт җитештерү 3 тапкырга арткан. 


Район башлыгы урынбасары үз чыгышында шулай ук җирлекләрдән җыйналган сөт бәясенә дә аерым тукталды. Май аенда район буенча бер литр сөткә уртача бәя 19 сум 28 тиен итеп билгеләнгән.  Начар хак түгел бу, җәмәгать! Әмма һәр җирлектә аның бәясе төрлечә, хәтта районның уртача күрсәткечләреннән күпкә түбән булуы җанга тиде. Әгәр шәхси эшмәкәр халыктан сөт кабул итә икән, ул аны юнь бәядән башкарырга тиеш, чөнки аның нигезендә кеше хезмәте, көнне-төнгә ялгап куелган олы хезмәт ята. 


Ни өчен май аенда Иске Кормаш җирлеге халкы сөтне нибары 17,50 тиеннән генә тапшырган? Алар да шул ук чыгымнарны чыгарып сыер асрый бит.  Кормашлыларның сыерлары  кәҗә түгел, хөрмәтле сөт җыючы эшмәкәр абзый, бу җирлектә җитештерелгән сөт тә  лаеклы бәядән кабул ителергә тиеш.   Ни өчен Түкедә 1 литр сөт - 19 сум 60 тиен, Теләкәй, Иске Байсар, Такталачык, Иске Богады, Татар Суыксуы, Чуракайда 19 сум булганда, Иске Кормаш җирлегендә ул ике сумга очсыз булырга тиеш? Юк, ярамый халыктан болай көлергә, ярамый! Яңа Әлем, Аккүз, Уразай, Актанышбаш, Актанышта да сөтнең бәясе канәгатьләнерлек түгел – нибары 18 сум гына. Бу нисбәттән җирлек башлыкларына сөт җыючылар белән катгый сөйләшергә кушылды. 


Гомер-гомергә  Актаныш районы терлекчелек, сөтчелек тармакларына зур өметләр баглап яшәде, ул киләчәктә дә шулай дәвам итәчәк. Ә җирлекләрдәге терлек асраучы көчле армияләрдән башка бу мөмкин түгел. Җирлек башлыкларының бурычы – терлекчелек юнәлешендә хәрәкәт итүчеләргә  һәрьяклап ярдәм итү, аларның мәнфәгатьләрен яклау, ихтыяҗларын канәгатьләндерү. Кулга-кул тотынып эшләгәндә, бетәргә тиеш түгелбез! 


Сүз уңаеннан, чара ахырында,  гадәттәгечә, җирлекләр айлык хезмәтләренә бәя  алды. Бу юлы алгарыш символы булган ат сыны Аеш авыл җирлеге башлыгы Айгөл Фазлыкаевага  тапшырылды. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X