Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

АВЫРТКАН УРЫН: Ә сездә сөтне ничә сумнан җыялар?

Тамчысына кадәр кадерле булган сөтнең бәясе дә кайбер җирлекләрдә тиешенчә бәяләнми. 

Бүгенге көндә районның шәхси хуҗалыкларында 4619 сыер асрала. Узган ел белән чагыштырганда 126 башка ким ул. Аеруча Татар Суыксу, Ямалы, Актаныш, Яңа Әлем җирлекләрендә кискен кимегән.

Авыл башлыклары әлеге вазгыятне җирлекләрнең картаюы белән аңлата. Янәсе, авылда өлкәннәр генә калып бара, мал асраучылар кими һәм башка сәбәпләр. Әлбәттә, берникадәр хаклык бардыр. Тик дөресен генә әйткәндә, күпләр сыер асрауның отышлы якларын күрми. Тамчысына кадәр кадерле булган сөтнең бәясе дә кайбер җирлекләрдә тиешенчә бәяләнми. 

Реклама


Мисал өчен, Түкедә яшәүче берәү сөтен, Иске Кормаштагы ахирәтенә караганда 2сумга артыграк бәягә тапшыра. Азмы ул? Күпме? Бер карасаң, 2 сум белән әллә ни баеп та булмый кебек. Икенче яктан күз салсаң, шактый суммалар җыела бит, ә. Мисал өчен, Түкедә яшәүче берәү ай буена 300 литр (көнгә 10 литр дип исәпләгәндә) сөт сатса – 5880 сум акча эшли. Иске Кормаш җирлегендә яшәүче ахирәте шул ук күләмдә сатып 5250 сум гына ала. Аерма 630 сум. Бу - 15 литр АИ – 92ле бензин, яки 21 буханка ипи, тырышсаң бер 3 чебеш тә алырга була әле. Файдамы? Әлбәттә. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев