Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

АКТАНЫШ КЕЛӘМЕ ҮЗ БАТЫРЛАРЫН БАРЛЫЙ: Актанышта йөздән артык укучы район башлыгы призы өчен бил алыша (+ ФОТОХИСАП)

Кызганычка каршы, район башлыгы призына оештырылган турнирга битараф калып, команда тупламаган мәктәпләр дә бар иде. Ике көн дәвам итәчәк көрәш турнирында аларның ни сәбәпле катнашмауларын мәктәп директорлары  аңлатырга тиеш булачак...

Традиция буенча, укучыларның  язгы каникул чорында Актанышта   район башлыгы Э.Н. Фәттахов призына 1998 елгы һәм яшьрәк егетләр арасында татар-башкорт милли көрәше буенча бәйге үтә. Быел ул 27-28 март көннәрендә районыбызның мәктәп яшендәге келәм батырларын үзенә җыйды. 

Көрәш турнирында 24 белем бирү учрежиесеннән 113 укучы катнашты. Алар 14 үлчәү авырлыгында ике көн дәвамында үзара бил  алышып, җиңүчеләрне билгеләячәк. 

Район башлыгы призына ел саен уздырылучы көрәш бәйгесе бу төрне үз иткән малайларны осталык ягыннан үстерү, яшь батырларны, райондагы иң көчле спортчыларны барлап, беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиев кубогына апрель аенда узачак республикакүләм бәйгеләргә сайлап алу максатын да куеп оештырыла. 

Турнирның ачылышында Энгель Нәвап улы катнашып, көрәшчеләргә матур көрәш һәм зур җиңүләр теләде. Район башлыгы билгеләп үткәнчә, алдагы елларда И. Әнваровта шөгыльләнгән Актаныш мәктәбе укучылары көчле көрәш күрсәтсә, хәзер инде алар белән бер келәмдә тигез дәрәҗәдә бил алышучы авыл мәктәпләре укучылары да күренә. Пучы, кадет, Татар Ямалы, Богады, Яңа Әлем, Иске Кормаш мәктәпләре тәкъдим иткән көрәшчеләр әнә шундыйлар сафында. Бу белем бирү йортлары көрәш белән ныклап шөгыльләнә, аларның үз тренерлары бар, аларда  көрәш түгәрәкләре нәтиҗәле эшләп килә. 

Кызганычка каршы, район башлыгы призына оештырылган турнирга битараф калып, команда тупламаган мәктәпләр дә бар иде. Алар - Зөбәер, Яхшый, Мари Суксу, Меңнәр, Чуракай мәктәпләре. Ике көн дәвам итәчәк көрәш турнирында аларның ни сәбәпле катнашмауларын мәктәп директорлары  аңлатырга тиеш булачак...

"Батыр" универсаль спорт комплексында дәвам иткән турнир иртәгә үз җиңүчеләрен атаячак. Гадәттәгечә, нәтиҗәләр төп гомуми белем бирү һәм урта мәктәпләр арасында  аерым чыгарылачак. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев