Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

АКТАНЫШ РАЙОНЫ ҖИРЛЕКЛӘРЕ АКТИВЛЫК КҮРСӘТӘ: Иң мөһиме - фикереңне бүген белдер!

Иң мөһиме – фикереңне бүген белдерү.

Әлеге сәгатьләрдә Актаныш районының 46 авыл җирлегендә халык референдумга чыгарылган  үзара  салым суммаларын кабул итү яки кире кагу буенча фикерен белдерә. Иртәнге 07.00 сәгатьтә ачылган сайлау участоклары тулы әзерлек белән референдумда катнашучыларны көтә. 


Быел Мәсәде авыл җирлегенең  сайлау участогы белән беррәттән сайлау комиссиясе дә үзгәреш кичергән. 629 санлы участокның рәисе итеп Л.С. Фәррахова билгеләнгән. Аның кул астында 6 әгъза бүгенге мөһим чарада халык белән эшли. 


Моңа кадәр сайлау участогы Бурсык авылында урнашкан булса, быелдан ул үз эшчәнлеген Мәсәде авылында дәвам итәчәк. 


- Бу үзгәреш Бурсык авылында халык санының аз булуы белән аңлатыла. Анда, нигездә, өлкән буын яши. Шуңа күрә дә без бүген аларның референдумда катнашуын тулысынча тәэмин итәбез. Моның өчен “Агыйдел” НКС билгеләнгән вакытка махсус автобус җибәрәчәк. Сәламәтлекләре буенча үзләре килә алмаучыларның өйләренә бару да оештырылачак, - дип ышандырды авыл башлыгы Флүрә Риф кызы. 


Бүген Мәсәде авыл җирлегендә 18 яше тулган 302 кеше референдумга карата үз фикерен белдерергә тиеш. Биредә референдумга чыгарылган үзара салым суммасы 500 сумны тәшкил итә. 


Такталачык авыл җирлеге дә аңа караган өч авылда төзекләндерү эшләре башкару өчен халыктан 500 сум күләмендә үзара салым җыюны референдумга куйган. Референдум әле күптән түгел генә сафка бастырылган Җәмәгать үзәгендә үтә.   Инде иртәнге 08.20гә 19 такталачыклы үзара салым җыюга фикерен белдерергә өлгергән иде. 


Куян авылында урнашкан 637 санлы сайлау участогы бүген 187 авылдашын референдумга көтә. Биредә дә үзара салым суммасы – 500 сум. 


- Үзара салымның файдасы бар, әлбәттә. Урамнарда хәзер утлар яна, юллар ясала – болар авылда яшәүчеләр өчен бик мөһим бит, - дип, үз фикере белән уртаклашты Куян авылы агасы. 


Актаныш районының башка җирлекләрендә дә референдумга халык бик теләп килә. Иң мөһиме – фикереңне бүген белдерү. Ятып калганчы, атып кал дигән мәкальне искә төшереп,  һәркем  төзек-матур киләчәк өчен үз тавышын бирсен иде. 


Кагыйдә буларак, үзара салым программасында катнашкан җирлекләргә Татарстан бюджетыннан финанслашу тәртибендә җыелган акчалардан дүрт тапкырга күбрәк сумма бүлеп бирелә. Барлык акчалар да өстенлекле мәсьәләләрне чишү өчен кулланыла.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев