Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

АКТАНЫШТА БРИФИНГ: Хакимият бинасында 9 майга әзерлек хакында сөйләштеләр

25 апрельдән актанышлыларга Георгий тасмалары  таратылачак, хәрби техника парады, театраль тамаша,  “Үлемсез полк”, Җиңү салюты, сугыш чоры балалары белән очрашулар, интернет киңлекләрдә “Рәхмәт” акциясе  -  Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74  еллыгы уңаеннан Актанышта  шундый бәйрәм чаралары узачак.  

Хакимият бинасында оештырылып килүче сишәмбе брифингында да 9 майны каршылау хакында сөйләштеләр. 

Бүген Актанышта 15 Бөек Ватан сугышы ветераны, сугышта һәлак булучыларның 97 тол хатыны, 527 тыл хезмәтчәне һәм 2 310 сугыш чоры баласы гомер кичерә. Аларның тормыш-көнкүреше, пенсия белән тәэмин итү һәм медицина хезмәте күрсәтү мәсьәләләре, башка ихтыяҗлары һәрвакыт даими игътибар үзәгендә.

Брифингта 9 майга әзерлек хакындагы  төп чыгышны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева ясады. Гадәттәгечә, Актаныш районы Бөек Җиңү көнен зур әзерлек белән, киң масштабта үткәрергә ниятли. Бу нисбәттән махсус эш планы булдырылып, һәр өлкәдә җаваплы затлар билгеләнгән. Чисталык икеайлыгы кысаларында җирлекләрдәге һәйкәлләрне төзекләндереп бетерү, яңарту бурычы  куелган.  

Районда сугыш ветераннарының саны елдан-ел сирәгәя. 73нче Җиңү язын 26 ветеран каршы алган булса, быел аларның саны 15 кенә. Кызганычка каршы, исәннәрнең күбесе, сәламәтлекләре мөмкинлек бирмәү сәбәпле,  9 май бәйрәмнәрендә катнаша да алмаячак. Район башлыгы Э.Н. Фәттахов бәйрәмгә кадәр аларның һәрберсенең йортында булып, хәлләрен белешәчәк, Республика президентының махсус бүләкләрен дә шәхсән үзе тапшырачак. Сүз уңаеннан, районда  сугышта катнашучыларның тол хатыннарына әлеге күчтәнәч каплары инде тапшырыла башлады. 

Авыл җирлекләрендә бәйрәм чаралары 8 май көнендә үтәчәк. Аларда район җитәкчелеге вәкилләре дә катнашып, сугыш һәм тыл ветераннарына, сугыш чоры балаларына тәбрик сүзләрен ирештерәчәк. 

Бу көнне Казан шәһәрендә президентыбыз Р.Н. Миңнеханов катнашында 9 май уңаеннан республикакүләм чара да тәгаенләнгән. Биредә, социаль яклау бүлеге җитәкчелегендәге   Актаныш районы делегациясе дә катнаша. 

Бөтен ил Бөек Җиңү көнен каршылаганда, сугыш чоры балалары да хөрмәтләнәчәк. 4 май көнне алар “Агыйдел” дәүләт җыр һәм бию ансамбле бинасына – бәйрәм чарасына чакырулы. Бу көнне сугыш чоры балалары өчен спектакль тәкъдим ителәчәк, чәй эчү оештырыла. 

Аскы Актанышта урнашкан ветераннар йортында исә бәйрәм чарасы 7 майга билгеләнгән. 

Реклама

Гадәттәгечә, 9 май – Җиңү бәйрәсен мәктәпләр, китапханәләр дә  зур әзерлек белән каршы ала - ветераннар белән очрашулар, хәтер көннәре, төрле бәйгеләр оештырылачак, укучылар тарафыннан өлкән буын вәкилләренең өйләрендә булу, аларга ярдәм итү күздә тотыла. Бу чорда сәламәтлек саклау учреждениеләре сугыш һәм тыл ветераннарына аеруча зур игътибар юнәлтәчәк. Пучы карталар йортында тәрбияләнүчеләргә дә бәйрәм мизгелләре бүләк ителәчәк. 

“Актаныш – информ” ММҮ тарафыннан старт бирелгән “Рәхмәт” акциясе дә сугыш михнәтләрен күргән, безнең тынычлыгыбыз өчен көрәшкән балаларыбызның исемнәрен мәңгеләштерү максатыннан  гамәлләштерелә. Акциядә һәркем катнаша ала – моның өчен үзегезнең сугышта катнашкан бабагызның, әтиегезнең фотосын instagram битенә урнаштыру һәм #рәхмәт хештегын кую җитә. 

9 май – Җиңү көне бәйрәмнең иң югары ноктасы булачак.  Быел да  бәйрәмнең төп чаралары хакимият бинасы каршындагы  мәйданда уза. Ул зур театраль пролог белән ачылып китәчәк. Биредә шулай ук  хәрби  оешма вәкилләре,  технология техникумы, кадет мәктәбе, район үзәгендә урнашкан белем бирү йортлары  укучылары  һәм яшь армиячеләр катнашында парад булачак. Быелгы хәрби парадка  әфганчыларның да кушылуы көтелә. 

Узган ел Актанышта үткән “Үлемсез полк” акциясендә 3000 тирәсе кеше катнашкан булса, быел аларның саны тагын да күбрәк булыр дип өметләнә оештыручылар. Елдан-ел популярлык казанган әлеге акциянең үз маршруты да бар, ул хакимият биначы каршыннан башланып, Җиңү паркына юл ала. Анда инде һәйкәлләргә тере чәчәкләр салу, Ватан өчен яу кырында ятып калучыларны бер минут тынлык белән искә алу каралган. 

Бәйрәм программасы кичке  сәгатьләрдә концерт программасы белән дәвам итеп,  салют белән төгәлләнәчәк.  

Болар хакында бәян иткән Ләйсән Нурлыева 9 майның  үзенчәлекле бәйрәм булуын искәртте һәм  ветераннарга, тыл хезмәтчәннәренә хөрмәт белән карарга, өлкәннәрне кайгыртырга, аларга карата игътибарлы булырга өндәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X