Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

АКТАНЫШТА ЭСТАФЕТА: Уңганнар чаңгы шуганда, битарафлар ял итте (+ ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)

17 март көнне чаңгы эстафетасына барлык оешма-предприятиеләр бергә тупланып чыккан булса, быелгы чаңгы ярышларына нәтиҗә ясап, Актаныш кышкы сезонны япкан да булыр иде. Әмма районкүләм ярышка битарафлык күрсәтүчеләр аркасында кышкы сезон ачык калды.

17 март көнне Актанышның оешма-предприятиеләре, җирлекләр һәм үзәктәге мәгариф оешмалары чираттагы чаңгы ярышына чыкты. Яз аена аяк бассак та, “Бүләк” чаңгы трассасы, шөкер, әле дә спорт ярышлары үткәрүгә тулы мөмкинлек бирә: трасса яхшы, чаңгы шуа.


Бу юлы чаңгычылар район башлыгы Э.Н. Фәттаховның акчалата бүләкләре өчен көрәште. Дүрт хатын-кыз, дүрт ир-аттан торган командалар эстафета рәвешендә оештырылган ярышларда иң-иңнәрне билгеләде. 


Беренче урынга - 10 000 сум, икенче урынга – 8 000 сум, өченче урынга  6 000 сумны тәшкил иткән приз фонды өчен узышучы командаларның аз булуы гына канәгатьсезлек тудырды. 


26 авыл җирлегенең нибары сигезе генә команда туплаган.  Татар Суксу, Киров, Әтәс җирлекләре тулы состав әзерләгән булса, Иске Айман, Актаныш, Иске Байсар, Теләкәй, Пучы җирлекләре ир-ат чаңгычыларын гына тәкъдим итте.  Ә калган 17 авыл советы якшәмбе көнне ял итүне кулайрак күргән дип фаразладык. 


Бу көнне “Бүләк” чаңгы трассасында оешмалардан хакимият командасы белән үзәк хастаханә коллективы гына бар иде. Хастаханә ярышка хатын-кызлар командасын гына кертсә дә, баш табиб Айдар Хаев җитәкчелегендәге  җанатарлар шактый күренде. Хәер, алар көчнең бердәмлектә икәнен спартакиадада ук исбат иткән иде инде. 


Мәгариф оешмасына караган командалар арасында Актанышның икенче санлы мәктәбе, технология техникумы, балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе, “Лачын” боз сарае, балалар иҗат үзәге коллективлары чаңгы эстафетасына җитди караган булып чыкты. 


Райондашларыбызны чаңгыга бастыруны алмаксат итеп куйган эстафета шактый җанлы барды. Катнашучыларның җор сүзләре, уен-көлке ярышка яхшы кәеф өстәде.  Һәркем үз командасы өчен кулыннан килгән кадәр тырышты. Өстәвенә, сәламәтлекләрен дә ныгытты. 


Нәтиҗәләргә килгәндә,  алар гомуми билгеләнде. Ир-атлар арасында Актаныш авыл җирлеге  командасы абсолют җиңү яулады. Икенче урында – “Лачын” боз-спорт сарае, өченче урында – хакимият командасы. Шунысы игътибарга лаек, хакимият командасы составында район башлыгы Э.Н. Фәттахов та бар иде. Ул эстафетаны Назыйл Латыйповтан кабул итеп алып, Айдар Иманаевка тапшырды. Гомумән, ир-атлар командасы матур, көчле, профессиональ ярыш күрсәтте. 


Хатын-кызлар командасына килгәндә, Әтәс авыл җирлеге кызларына тиңнәр табылмады. Яшьлек яшьлек инде дип, күпләр сокланып карап торды студент кызларга. Шул ук вакытта район эстафетасына читтә укучылар кертелүгә ризасызлык белдерүчеләр дә табылды. Ярыш нигезләмәсендә исә эстафетада 18 яшьтән өлкәнрәкләр катнаша ала диелгән. Димәк, нигезләмә авыл җирлекләре башлыкларына пропискада булган авылдашларын катнаштыра алу хокукын биргән. Барысы да дөрес килеп чыга. 


Икече урынны  хакимият командасы яуласа,  өченче урынга үзәк хастаханә коллективы лаек булды. Җиңүчеләр өчлегенә кергән  командалар составындагы  һәркемгә медальләр, конвертлар тапшырылды. Бу көнне алар үз оешмаларына, үз җирлекләренә чираттагы дипломны да алып бирде! 


Мөгаен, 17 март көнне чаңгы эстафетасына барлык оешма-предприятиеләр бергә тупланып чыккан булса, быелгы чаңгы ярышларына нәтиҗә ясап, Актаныш кышкы сезонны япкан да булыр иде. Әмма районкүләм ярышка битарафлык күрсәтүчеләр аркасында кышкы сезон ачык калды. Бу атна ахырында безне янә чаңгы эстафетасы көтә! Рәхим итегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев