Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

АКТАНЫШТА РЕФЕРЕНДУМ: Халык үзара салым җыюга мөнәсәбәтен белдерә (+ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)

Район территориясендә урнашкан 46 сайлау участогы көн дәвамында 22 810 сайлаучыны көтә.

Бүген, 18 ноябрь көнне,  Татарстанның 43 районына караган 844 авыл җирлегендә референдум үтә. Иртәнге сәгать җидедән кичке сигезгә кадәр вакыт эчендә авыл кешеләре үзара салым җыюга мөнәсәбәтләрен белдереп,  тавыш бирергә хокуклы. Икенче төрле әйткәндә, алар референдумга чыгарылган үзара салым суммаларын кабул итәргә яки кире кагарга тиеш.


Бүгенге мөһим чарада Актаныш районында яшәүчеләр дә катнаша. Район территориясендә урнашкан 46 сайлау участогы көн дәвамында 22 810 сайлаучыны көтә. Актаныш авылы сайлаучылар саны буенча беренче урында, биредә 7 меңнән артык райондашыбыз референдумга карата үз фикерен белдерергә тиеш. 

Искәртеп үтәбез, Татарстанда референдум  2013 елдан үткәрелә. Законда сайлау участокларын һәм референдум үткәрү участокларын төзү, участок сайлау комиссияләрен оештыру биш елга исәпләнгән, ягъни быел Актаныш районындагы сайлау комиссияләре дә үзгәрешләр кичергән. Әмма аларның сан буенча составы үзгәрешсез - 3- 9 кеше. 


Моңа кадәр Актаныш авылындагы  621 санлы сайлау участогына килүчеләр Актанышның икенче санлы мәктәбендә  тавыш биргән булса, бүген референдумда катнашучылар технология техникумына килде. Биредә 1411 сайлаучы исәпләнә.  


Әлеге участок комиссиясенең башлыгы итеп Илшат Габделхаев билгеләнгән:


-    Халыкның төп агымын көн үзәгенә көтәбез. Үзара салым җыела башлагач, җирлекләрдә уңай якка үзгәрешләр бик сизелә. Моны һәркем тоеп, күреп йөридер. Шуңа күрә райондашларыбыз референдумда катнашмый калмас дип ышанам, - диде ул. 

Шулай ук моңа кадәр Актанышның беренче санлы мәктәбендә урнашкан 619 санлы референдум уздыру участогы да халыкны район мәдәният йортында кабул итте. Әлеге участокның яңа рәисе – Илназ Хөҗҗәтов. Илназ Наил улы актанышлыларның иртәнге сәгатьләрдән үк шактый актив булуын искәртте. 


-    Нигездә, иртән үк килүчеләр – алар өлкән буын вәкилләре һәм эшкә ашыгучылар. Бу кешеләрнең беренчеләрдән килүе аларның Актанышның матур киләчәге өчен битараф булмауларын күрсәтә, минемчә, - дип, иртәнге сәгатьтәге вәзгыятькә аңлатма бирде ул. 


Көн дәвамында бирегә 1405 актанышлы килеп, үзара салым буенча референдумга үз мөнәсәбәтен белдерергә тиеш. 

 


“Яшьлек” МҮдә урнашкан 620 санлы   сайлау участогы әгъзасы Илиза Бакированың әйтүенә караганда,  референдум шактый җанлы бара. 


- Һава шартлары, юллардагы бозлавык та комаучауламый – халык үз вакыты белән килә, фикерен белдерә. Барысының да кәефе яхшы. Һәркем референдумның нинди максаттан оештырылганын белә.  Әмма без барыбер халык өчен башкарылган эшләрдән фотокүргәзмәләр әзерләдек, киләчәктә эшлисе эшләрне барлап куйдык. Актаныш халкы аңлау белән карый, рәхмәт аларга, - ди Илиза Наил кызы. Бүген әлеге участок 1320 сайлаучыны көтә. 

3831 санлы сайлау участогы 57 бистәдә урнашкан. 976 сайлаучы бүген бирегә килеп, референдумга карата үз фикерен белдерәчәк. Хәер, биредә халык иртәнге сәгатьләрдән үк зур активлык күрсәтә. Иң сөенечлесе, референдумга килүчеләр – яшьләр. Алар гаиләләре белән килеп, үз киләчәкләре өчен битараф булмауларын раслый. 


Күп еллар дәвамында формалашкан тәҗрибәдән чыгып шуны әйтәсе килә, Актаныш районында халык битараф түгел. Фикерләрен белдерү мөмкинлеге бар икән – алар, һичшиксез, моннан файдаланып калачак. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев