Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

АКТАНЫШТА ЯҢАРЫШ: Район эшмәкәрләр советының составы расланып, аның чираттагы утырышы узды (+ФОТОЛАР)

Эшмәкәрләр советының җитәкчесе итеп район башлыгы Э.Н. Фәттахов билгеләнде, урынбасар вазыйфасы башкарма комитет җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Лиана Сираевага йөкләтелде.

24 гыйнвар көнне район Советының утырышлар залында урта һәм кече бизнес вәкилләре, шәхси эшмәкәрләр катнашында чираттагы киңәшмә оештырылды. Аның тәүгесе декабрь аенда оештырылып, әлеге тармак вәкилләре тарафыннан яклау тапкан иде


Бүген исә район эшмәкәрләр Советының эшчәнлеге аның составын  раслаудан башланды. Эшмәкәрләр советының җитәкчесе итеп  район башлыгы Э.Н. Фәттахов билгеләнде, урынбасар вазыйфасы башкарма комитет җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары  Лиана Сираевага йөкләтелде. Фәнис Габдуллин, Ралиф Фәхертдинов, Булат Шәйхразиев, Айрат Гайнуллин, Рамил Нуртдинов, Елена Ирдуганова, Алмаз Хуҗин, Чулпан Газизҗановалар исә совет әгъзаләре булып сайланды. 

Район башкарма комитет җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары  Лиана Сираева үз чыгышында эшмәкәрләрнең барлык проблемаларын уртага салып хәл итүдә, район җирле органнары белән элемтәдә тору һәм гомумән, эшмәкәрләргә ярдәм итү максатыннан төзелгән әлеге советның  зур әһәмияткә ия булуын билгеләп узды. 


Бүген Актаныш районы эшмәкәрлекне үстерү буенча яңа баскычка күтәрелүне алмаксат итеп куя. Шуңа күрә әлеге юнәлештә эш алып бару – мөһим адым. Уңышка ирешү өчен электрон ресурслар белән эшли белү дә шарт булып тора. Алия Шакирова бүген залда утыручыларга  “Биржа мәйданчыгы”  электрон ресурсы белән эшләү тәртибен аңлатты.

Аукционда катнашу өчен заявканы дөрес рәсмиләштерүнең нечкәлекләре  һәм типик хаталарын бәян итте.  Кипңәшмәдә катнашучылар актив рәвештә биржа мәйданчыгында теркәлүгә һәм аның эшләү механизмына кагылышлы сораулар бирделәр.


Әлеге электрон ресурс белән инде эшләүче “Айяр” җәмгыяте җитәкчесе Фәнис Габдуллин аның уңай һәм тискәре якларны билгеләп үтте. 


Бүгенге очрашуда эшмәкәрләр якын киләчәккә максат-бурычлар билгеләделәр. Аларга биржа мәйданчыклары буенча укулар оештырылачагы хакында да хәбәр ителде. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев