АКЦИЯГӘ КУШЫЛЫП: Актанышта ата-аналар БДИ тапшырып карады (+ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)
Акциянең максаты – чыгарылыш сыйныф укучыларының ата-аналарына бердәм дәүләт имтиханын тапшыру процедурасын күрсәтү.
Бүген актанышлылар "Ата-аналар БДИ тапшыра" Бөтенроссия акциясенә кушылды. Чара Актанышның беренче санлы мәктәбе базасында үтте. Бу көнне Актаныш районы укучыларының ата-аналары да балаларның ничек имтихан тапшыруларын үз мисалларында күрделәр.
Әлеге чара быел өченче тапкыр оештырыла. Беренче тапкыр ул 2017 елның февралендә узган иде, ул вакытта аңа Россиянең 50 төбәгеннән 3 меңнән артык ата-ана кушылды. Узган ел акциядә Россиянең барлык субъектлары да катнашты.
Акциянең максаты – чыгарылыш сыйныф укучыларының ата-аналарына бердәм дәүләт имтиханын тапшыру процедурасын күрсәтү. Акциядә катнашучылар барлык БДИ процедураларын уза. Аларга, паспорт күрсәтеп, металл эзләгеч рамкасы аша эш язу аудиториясенә үтәргә рөхсәт итәләр. Алар шулай ук кирәкле бланкларны тутыралар һәм оештыручылар инструктажын тыңлыйлар. Элемтә чараларын алып керү, имтихан материалларын фотога төшерү, белешмәләрдән файдалану, сөйләшү, урыннан тору рөхсәт ителми.
Ата-аналарның имтихан эшләрен район мәгариф идарәсендә тикшерәчәкләр. Теләге булган әти-әниләр үз нәтиҗәләрен район мәгариф идарәсеннән белә алачак.
Сүз уңаеннан, Актанышта оештырылган чарада районның баш педагогы Нәфисә Шәфыйкова да бар иде. Нәфисә Рим кызы, 14 ата-ана белән беррәттән, рус теле фәне буенча бердәм дәүләт имтиханын тапшырып карады.
- Минем улым быел 11 сыйныфны тәмамлый. Әни буларак, мин, билгеле, дулкынланам. Шулай да балалар әлеге имтиханга зур әзерлек белән керә, алар безне тынычландыра да әле. Мәктәп программасын үзләштергән һәр бала БДИ бирә алырга тиеш дип исәплим, - диде районның мәгариф идарәсе башлыгы.
Саннарга күз салсак, быел Актаныш районында барлыгы 122 унберенче сыйныф укучысы БДИ тапшырачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев