Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Алдынгылар җыены

Алдынгылар җыенында 450 райондашыбыз сәхнәгә чакырылды. Хезмәт алдынгыларын хөрмәтләү тантанасы 28 гыйнвар көнне Әлфия Авзалова исемендәге мәдәният йортында уздырылып, иң күңелле бүләкләү мизгелләренә күмелде. Бу – хезмәт бәйрәме.

Чарага килүчеләрне фойеда урын алган күргәзмә-сату каршы алды. Эшсөярләребез тырышлыгы белән җитештерелгән азык-төлек продукциясе беркайчан да кыйммәтен югалтмый.

Хезмәт бәйрәме Актанышның иң матур традицияләренең берсе булып саклана. Хезмәткәрләр дә, җитәкчеләр дә аны олы әзерлек һәм зур дулкынлану белән көтеп ала.

Узган ел 220 кеше бүләкләнгән булган. Быел 500 тамашачы сыйдырышлы залда утыручыларның бөтенесе дә диярлек әлеге тантаналы хисләрне кичергәндер. Чарадан бүләк алып китә торган рәхәтлек ел саен кабатланса да туйдырмый. Чөнки хезмәт коллективлары ихтирамга лаек шәхесләренең уңганлыгы белән үз эшчәнлекләрен югары дәрәҗәдә алып бара, уңыш казана. Сафлар исә оптимистик рухлы яшьләр хисабына тулылана.

2019 ел йомгаклары буенча уздырылган алдынгылар слетында ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов, ТР Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин, районга иң күп инвестицияләр кертүче– “Ресурс-Холдинг” оешмасы генераль директоры Рушат Мостафин, кадерле кунак итеп чакырылган мөхтәрәм ветеран-җитәкчеләр катнашты.

Төрле тармакларда югары нәтиҗәләргә ирешкән, районыбызда гомер итүче фидакарь затларның хезмәтен олылау тантанасы “Агыйдел” дәүләт җыр һәм бию ансамбленең, балаларның музыкаль чыгышы белән үрелеп барды.

– Җирне кешеләре данлый.

– Бүген Актанышта – Хезмәт бәйрәме.

Чараны күтәренке рухта алып баручы Рәфидә Наҗарова һәм Рөстәм Мусинның әлеге сүзләре тантананың асыл җебен хәтерләтте.

Район башлыгы Энгель Фәттахов барлык райондашларны Хезмәт бәйрәме белән тәбрикләде, рәхмәтен җиткерде. 2019 елның икътисадны яхшырту өчен уңай килүен билгеләп үтте.

Аның чыгышында авыл хуҗалыгының игенчелек һәм терлекчелек нәтиҗәләрнә, төзелеш, мәгариф, мәдәният кебек башка тармаклар эшчәнлегенә анализ ясалды. Шәхси секторны үстерүгә тукталып Энгель Нәвап улы болай диде:

– Авылны саклап калыйк, кешене эшле итик, дисәк, терлекчелеккә игътибар бирергә кирәк. Төп керем чыганагы, яшәешне тәэмин итүче тармак ул.

Кече авылларны да каты өслекле юллар белән тоташтыру максаты куелуын да ассызыклады. Мәгарифнең республикада әйдәп баручы системаларның берсе булуына тукталды. “Актаныш – миллилекне саклаган бердәнбер район”, - дигән фикере дә горурлык белән яңгырады.

Тик борчый торган проблемалар да юк түгел.

– Демографик хәлнең начар булуын да яшереп калдыра алмыйбыз. Бу яшәешебезгә начар йогынты ясый. Шуңа күрә авыл җирлекләренең эшчәнлегенә бәя биргәндә шушы мәсьәлә үзәккә куелачак, – диде.

Истә калырлык вакыйгалары белән 2019 ел артта калды. 2020 елга зур максатлар билгеләнде. 2020 ел – тарихи вакыйгалар елы: ТАССРның 100 еллыгы, Бөек Җиңүгә 75, Актанышка  310, район оешуга 90 ел. Президент сайлаулары, җирле органнарга сайлаулар көтелә.

Район башлыгы районның социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш керткән, күпьеллык нәтиҗәле хезмәт куйганнарга дәүләт бүләкләре тапшырды.

Илдус Габдрахманов исә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының актанышлыларга рәхмәт сүзләрен ирештерде.

– Татарстан Республикасы – авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү буенча Россиядә сиксәннән артык субъект арасында өченче урында. Монда Актаныш хезмәтчәннәренең дә өлеше зур. Эш күрсәткечләрегез белән сез ел саен алдынгы районнар сафында атлыйсыз, –  диде.

Альберт Хәбибуллин:

– Әйтелгән саннар аша күренеп тора: Актаныш лаеклы җиңүләр яулый. Район җитәкчелегенең яшьләрнең киләчәген кайгыртканын күреп торабыз. Дистәләгән еллык тарихында Актаныш үзенең бөтен матурлыгын буыннан-буынга тапшыра бара. Киләчәктә дә бердәмлектә эшләргә язсын.

Чараның иң күңелле мизгелләре – “Үз һөнәренең осталары”н ачыклаудадыр. Быел 29 райондашыбыз әлеге хөрмәткә лаек дип табылды.

Хезмәт коллективлары арасында Чалманарат авыл җирлеге, Нур Баян исемендәге хуҗалык, “Актаныш агрегат заводы”, “Теплосервис”, “Актаныш юллары” җәмгыятьләре беренче урын алулары белән бүләкләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев