Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

БЕРЕНЧЕ ҖИҢҮ: Актаныш районында 13 алдынгы комбайнчыга премия тапшырылды (+ФОТОЛАР)

Һава торышы мөмкинлек биргәндә, районда урып-җыю эш­лә­ре кы­зу темп­лар бе­лән ба­ра. Көмешкә тиң көннәрнең һәр минуты да кадерле аш­лык сук­тыр­ган ком­байн­чы­лар­га.

19  август көнне район Советының аппарат җитәкчесе Альберт  Тимиров, район авыл хуҗалыгы һәм азыка-төлек идарәнең механизация буенча консультанты Нәфис Сәлимгәрәев белән берлектә, хуҗалыкларга чыгып, урып-җыю торышы белән таныштылар, иң яхшы комбайнчыларны акчалата премияләр белән хөрмәтләделәр.

Урып-җы­ю­да кат­на­шу­чы ком­байн­чы­лар­ны кы­зык­сын­ды­ру мак­сат­ын­да район җитәкчелеге ел да мат­ди як­тан сти­мул би­рү­че мондый чараларны оештырып тора.

Быел да һәр җиде көн саен районда иң алдынгы комбайнчылар билгеләнеп торачак. Бүген бер мең сум күләмендәге премиягә лаек булучылар - нәтиҗәләр буенча "беренче карлыгачлар" иде.

Безнең максат - төрле яклап ярдәм күрсәтү һәм аларның эшен күреп, бәяли белү дә,- диде Альберт  Индариф улы.  Премияләрне тапшырганда.

 

Бу көнне комбайнчыларны эшкә рухландыру максатыннан каралган премияләрне “Актаныш” агрофирмасыннан Альберт  Шәнгәрәев, Эльбрус Мөхәммәтов, Нияз Гайнанов, Илмир Гайнанов, Равил Мирзаханов, “Эконом” хуҗалыгыннан Надир Кадыйров, “Әнәк” агрофирмасыннан Илсур Зарипов, Илнур Солтанов, Алмаз Галләмов, Нур Баян исемендәге хуҗалыктан Рамил Шәймәрданов, Илшат Ханнанов, Равил Сәлимовлар алды.

Хуҗалыкның басу-кырларында бу көнне агитбригадаларның да җыры тынмады. Алар кырхезмәтчәннәрен хөрмәтләп, аларның кәефләрен тагын да күтәреп җибәрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев