Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

БЕЗНЕҢ ГОРУРЛЫК: “Безнең йорт – Татарстан” этномәдәни фестивалендә Актанышның вокаль ансамбле лауреат булып танылды

Халыклар бердәмлеге көненә багышланган этномәдәни фестиваль гала-концертында Актаныш районы вәкилләре дә катнашты.

4 ноябрь көнне Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында Халыклар бердәмлеге көненә багышланган тантаналы чарада төрле милләт халык коллективлары чыгыш ясады.
Тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм республиканың башка рәсми затлары катнашты. 


“Безнең йорт – Татарстан” Республика этномәдәни фестиваль гала-концертында республикада яшәүче төрле милләт халкы профессиональ һәм үзешчән иҗат коллективларының иң яхшы, дан казанган чыгышлары тәкъдим ителде.


Татарстан Республикасының этномәдәни хәрәкәттәге иң актив катнашучыларына дәүләт бүләкләре, ә иҗат коллективларына акчалата сертификатлар тапшырылылды. Әлеге матди ярдәм милли сәхнә киемнәре тектерүгә тотылачак.


Гала-концертта  Актаныш районыннан Ә.Афзалова исемендәге  мәдәният йортының вокаль ансамбле катнашып,уңышлы чыгыш ясады. Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Лилия Мостафина җитәкләгән ансамбль “Безнең йорт – Татарстан” Республика этномәдәни фестивале лауреаты булып танылды һәм диплом белән хөрмәтләнде. 


Райондашларыбызны әлеге күркәм җиңүләре белән тәбрик итәбез! 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев